Йомырканың файдасы
Тавык йомыркасы – файдалы, туклыклы һәм тәмле ризык кына түгел, ә бик яхшы ашлама да булып тора. Бакчачы Гөлүсә Гайнетдинова әйтүенчә, ул грунтның уңдырышлылыгын арттыра.
Йомырка кабыгы төрле файдалы микроэлементларга, ә иң мөһиме – кальцийга бик бай. Үсемлекләр аны тиз һәм җиңел үзләштерә, бу тавык организмында барган синтезга бәйле. Бакчачыларның күбесе аны түтәлләрнең туфрагын яхшырту өчен файдалана.
Кабыкны өй алдында урнашкан клумбаларга да сибәргә була – чәчәкләр шаулап-гөрләп үсәр.
Йомырка кабыгындагы матдәләрнең күбесе үсемлекләр яхшы үссен өчен бик әһәмиятле роль үти. Шулай ук грунтның уңдырышлылыгын гына арттырып калмыйча, аның структурасын да яхшырта, кислоталылыгын киметә. Йомырка кабыгындагы кальций карбонаты – бакча өчен иң файдалы ашлама. Шулай итеп, тавык йомыркасы составының 95%ын кальций алып тора. Бүдәнә йомыркасында ул – 92%. Калган органик микроэлементлар: магний (0,65%), калий (0,11%), фосфор (0,13%), тагын күкерт, алюминий, тимер. Кабыкның составы тавыкның нинди сорттан булуы һәм нәрсә белән туклануына да карый. Сүз уңаеннан, галимнәр дәлилләвенчә, йомырка кабыгының көрән төстәгесе агына караганда калынрак, шуңа күрә аңарда кальций да күбрәк икән.
Гөлләрне дә язгы чорда, ашламалар белән тукландыру зарур. Чәчәк һәм гөл үстерүчеләрнең күбесе, аларны туклыклы грунтка утырттым да – эш бетте, дип уйлый. Бу алай түгел. Андый гөлләр дә инде ике айдан ук өстәмә тукландыруга мохтаҗ. Югыйсә үсемлекләрнең яфраклары саргая, алар үсми, кайвакытта хәтта очлары бөгәрләнеп килергә дә мөмкин.
Кальций җитмәсә, үсемлекнең тамыры үсми, формалашмый, яфраклары бөгәрләнеп килә, аларда көрән таплар чыга.
Әлбәттә, үсемлекләргә ашламаны махсус кибетләрдән дә сатып алырга мөмкин. Әмма чәчәк үстерүчеләрнең күбесе халык арасында киң таралган ысулларны, шул исәптән йомырка кабыгын да куллана.
Кабыклы төнәтмәне ясау өчен 5 йомырка кабыгына (пешкән түгел, нәкъ менә чи йомырка кабыгы кирәк) 3 литр кайнар су кушырга, өстен каплап, өч көнгә караңгы урынга куярга кирәк. Ашлама булудан тыш йомырка кабыгын дренаж итеп тә кулланып була. Ул суны да яхшы үткәрә, үз чиратында гөлне файдалы матдәләре белән дә тукландырып торачак. Моның өчен гөл савыты төбенә ике сантиметр биеклектә изелгән йомырка кабыгы салып калдырырга кирәк.
Йомырка кабыгын хәтта үсентеләр тартмасы итеп тә кулланып була. Аны утырту процессыннан алып, үсентене туфракка күчергәнче файдаланырга ярый. Моның өчен йомырканың бер башын бераз гына ватып, кабыкка энә яки кечкенә кадак белән тишекләр тишәргә кирәк (бу һава йөрсен өчен), шуннан соң әлеге мини-тартмаларга туфрак тутырып, орлыкны утыртасы гына кала.
Шулай ук йомырка кабыгын үсентеләрдә еш кына була торган «кара тәпи» («черная ножка») бактерияле чирдән саклау өчен дә кулланалар. Моның өчен кабыкны иттарткыч яисә кофетарткыч ярдәмендә ваклап, үсентеләр утыртылган туфрак өстенә сибәргә кирәк.
Үсентеләрне утырткач, йомырка кабыгын ашлама итеп тә кулланырга мөмкин. Ул үсемлекнең формалашуына ярдәм итә, тамыр системасы үсешендә матдәләр алмашын яхшырта. Мисал өчен, кальций җитми торган томатларның яфраклары коела башлый, җимешләре кара таплар белән каплана. Бу очракта, һичшиксез, йомырка кабыгын ашлама итеп кулланырга кирәк.
Фасоль, борчак, яфраклы кәбестә, шпинат, ташкабак, бакча җиләгенә исә йомырка кабыгын ашлама итеп куллануыгыз бер дә ошамаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев