Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Йөрәккә нәрсә файдалы

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын йөз процент дәвалап бетереп булмый, шуңа күрә аларга җайлашып, аларны тынгысызламыйча яшәргә туры килә.

Шуңа да бу чирләрне көчәйтмәү, аларны кисәтү, ягъни булдырмау бик мөһим. Дөресен әйткәндә, бу эшнең әллә ни катлаулыгы да юк. Нәрсә ярата соң безнең йөрәгебез? Аңа нәрсәләр ошый?
Ул без хәрәкәтләнгәнне ярата. Хәтта кечкенә генә зарядка эшләү дә тик ятуга караганда күпкә яхшырак. Көненә 30 м җәяү йөрү хәлегезне яхшыртыр. Врачлар, мәсәлән, инфаркттан соң күбрәк хәрәкәтләнергә, хәтта моның өчен эт сатып алырга тәкъдим итәләр, чөнки бу очракта, теләсәң-теләмәсәң дә, этеңне көнгә ике мәртәбә урамга алып чыгарга мәҗбүр буласың. Әлбәттә, бу тренировка йөрүе түгел-түгелен, ләкин алай да кеше аз булса да саф һава сулый һәм хәрәкәтләнә.
Безнең йөрәгебез дөрес тукланганны ярата. Күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә, тупас ризык, терлек мае урынына үсемлек мае ашарга кирәк.
Йөрәк өчен мөһим:
Калий. Чөнки ул организмнан кирәкмәгән артык сыеклыкны алып чыгып, йөрәк мускулы эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә. Калий фасоль, соя, борчак, абрикос, күрәгә, өрек (кипкән абрикос), персик, кара җимеш, кипкән ак гөмбә һәм каен гөмбәсендә (подберезовик), кара чәй, какао, куертылган чын сөттә күп.
Магний, кан тамырларын киңәйтү һәм сидек куу үзлегенә ия булганга күрә, шулай ук үтә дә мөһим. Организмны аның белән тәэмин итүче төп чыганак — үсемлек продуктлары. Магний карабодайда, солыда, борчак, кипкән каен гөмбәсе, кара чәй, кофе, хәлвә, диңгез кәбестәсендә күп.
Йод матдәләр алмашына яхшы тәэсир итә, бигрәк тә атеросклероз булса. Диңгез продуктлары: балык, кальмар, мидия, креветка, диңгез кәбестәсе йодка бигрәк тә бай. Ул шулай ук иттә, йомыркада, сөт, чөгендер, салат үләне, бәрәңге, кәбестә, кыяр, виноград, сливада бар.
С витамины кан тамырларын ныгытырга ярдәм итә. Төп чыганаклары: кызыл болгар борычы, алма, укроп, гөлҗимеш, облепиха, карлыган.
В төркеме витаминнары атеросклерозны кисәтергә һәм аңа каршы көрәшергә, матдәләр алмашын яхшыртырга ярдәм итә. Чүпрә, бавыр, бөер, чикләвек, яшел яфраклы үсемлекләр.
РР витамины (никотин кислотасы). Чыганаклары: ярмалар, фасоль, эре тарткан он ипие, борчак, бәрәңге.
Р витамины капилляр кан тамырлары өчен кирәк. Кара миләштә, чия, кара карлыган, чәй, яшел борчак, әфлисун, лимон, гөлҗимеш, борыч, кура җиләге, каен җиләгендә бар.
Клетчатка — үсемлек күзәнәкләре тышчасы, үсемлек җепселләре. Ул организмнан артык начар холестеринны чыгарырга һәм шуңа бәйле рәвештә атеросклероз авыруын дәваларга ярдәм итә. Бары тик үсемлек продуктларында гына — яшелчәләрдә, җиләк-җимештә, ярмаларда бар.
Үсемлек мае, файдалы май кислоталары чыганагы булганга күрә, холестерин алмашын нормальләштерә.

 

http://maydan.tatar/jorekke-nerse-fajdaly/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X