Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

"Бөек Җиңү бәйрәмен каршылап" Балалар һәм яшүсмерләр арасында иҗадый бәйге!

Хөрмәтле укучыларыбыз! "Шәһри Чаллы" газетасы Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап иҗадый конкурс игълан итә.

Сездән  9 май Җиңү көненә кадәр Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыгыз, туганнарыгыз, абый -апаларыгыз турында яки тылда эшләгән якыннарыгыз хакында үзегезнең язмаларыгызны җибәрүне сорыйбыз.

Шулай ук сугыш турындагы язмаларыгыз, хикәя яки шигырьләрегез булса без аларны да кабул итәбез. Язмаларны shahri_chally@mail.ru электрон адресына җибәрегез. Без аларны газетабызда бастырып чыгарырбыз. Сайтыбызга да куярбыз. Ә иң яхшылары Казанның "Татар-Информ" сайтында урын алыр.

Җиңүчеләргә төрле тематикадагы  фильмнар язылган дисклар бүләк итәчәкбез.Иң яхшы язма авторын 2018 елның икенче яртыеллыгына "Шәһри Чаллы"га бушлай яздырачакбыз!

Конкурска нәтиҗә 15 майда ясала!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев