Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Алсу Хисамиева кайда икән?

Бүген аның туган көне.

Бүген  1990 елларда популярлык казанган эстрада җырчысы Алсу Хисамиеваның туган көне. Ул әнисе Кадрия Хисамиева сүзләренә язылган «Бишек җыры» белән сәхнәгә тәүге адымнарын ясап, тиз арада тамашачыларның мәхәббәтен казанды. Аның репертуарындагы «Миләшләрем», «Карлар ява тын гына», «Бәйрәм килә» һәм башка җырлар хитка әйләнде. 

Тамашачылар аның Асаф Вәлиев, Зөфәр Хәйретдинов белән җырлаган дуэтларын да җылы кабул иттеләр. 
Алсу Хисамиева «Шәһри Чаллы»ның туган көннәрен үзенең матур җырлары белән бизәде, иҗаты белән халкыбызны сөендереп яшәде. Соңгы елларда Алсу Хисамиева сәхнәдән китте. Хәзер аны тамашчылары, да хезмәттәшләре дә сагына. 

Аллаһка шөкер, Алсуыбыз исән-сау, Чаллыда яши. 


Без «Шәһри Чаллы»лылар аңа сәламәтлек, имин тормыш телибез. Хөрмәтле дуслар, сез җырчы Алсу Хисамиеваның кайсы җырларын яратып тыңлый идегез?
Фото ачык чыганаклардан алынды. 
Зөлфия ГАЛИМ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу