Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

“Азат­лык”­та ир­тән­ге йо­га

“­Бы­ел мин оч­рак­лы гы­на дус­ла­рым, та­ныш­ла­ры­ма Азат­лык мәй­да­нын­да ир­тән оч­ра­шып ачык һа­ва­да йо­га бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә тәкъ­дим ит­тем. Та­ны­шым Люд­ми­ла Ярын­ки­на мон­дый прак­ти­ка­ны көн дә үт­кә­рик, ди­де. Шу­ны­сы кы­зык­лы, ул үзе ки­лә ал­ма­ды, чөн­ки дус­ла­ры бе­лән ве­ло­си­пед­та сә­я­хәт­кә кит­те, ә без бу эш­не дә­вам ит­тек” ди шә­һәр­дә­ше­без Свет­ла­на Гав­ри­ло­ва. 

Го­му­мән, Чал­лы­да мон­дый идея - бер­гә­ләп буш­лай аса­на­лар баш­ка­ру­га бер­ни­чә ел элек йо­га ос­та­сы Олег Боч­ка­рев ни­гез сал­ган. Мак­сат­ла­ры – йо­га тре­нер­ла­рын бер­гә туп­лау, те­лә­гән  һәр ке­ше ки­леп, алар­дан үзе өчен яңа нәр­сә­ләр­гә өй­рә­нә алуы. Би­ре­гә, ни­гез­дә , ла­ек­лы ял­да­гы ха­ным­нар ки­лә, ур­та яшь­тә­ге­ләр дә шө­гыль­лә­нә, ә ме­нә яшь­ләр һәм ир-ат­лар си­рәг­рәк кү­ре­нә икән. Һө­нәр­лә­ре бу­ен­ча төр­ле бул­са­лар да төр­кем­дә­ге ке­ше­ләр­не ру­хи сый­фат­лар бер­ләш­те­рә  - их­лас­лык, ке­ше­лек­ле­лек., сау­лы­гың өчен җа­вап­лы­лык. Свет­ла­на ха­ным әй­тү­ен­чә, аның йо­га­ны сай­ла­вы оч­рак­лы тү­гел. "Без ашы­га тор­ган, бор­чу­лы за­ман­да яши­без, еш кы­на бү­ген­ге көн­нең уңай як­ла­рын, сө­е­неч­лә­рен дә күр­ми­без. Йо­га исә шу­шы мо­мент­ны, шу­шы урын­ны то­яр­га, ях­шы­га-на­чар­га аер­мый­ча ке­ше­ләр­не яра­тыр­га өй­рә­тә. Баш­та­гы уй­лар үз­гәр­гәч, тор­мыш та үз­гә­рә" ди ул.

Җә­ен урам­да оч­ра­шу­ы­быз да оч­рак­лы тү­гел – яшел үлән­гә ятып бу­ла, күк­тә ак бо­лыт­лар йө­зә, агач яф­рак­ла­ры шы­быр­дый, кош­лар сай­рый – бу үзе бер ләз­зәт. Би­ре­дә шө­гыль­лә­нү­че­ләр Ват­сап төр­ке­мен­дә тре­нер­лар –Люд­ми­ла, Лю­бовь, Алек­сей, Тать­я­на, Ре­нат, Оль­га, Ләй­сә­ни­я­гә, бию бу­ен­ча тре­нер Тать­я­на­га  үз рәх­мәт­лә­рен җит­ке­рә : “”За­ня­ти­я­дә ва­кыт үт­кә­нен сиз­ми дә ка­ла­сың – кү­не­гү­ләр бик уй­ла­ныл­ган, ял­кау­ла­ныр­га да ирек юк. Тә­нем язы­лып кит­те”. “”Ир­тә­без га­җә­еп ма­тур һәм нә­ти­җә­ле үт­те. Күп­тән ин­де ка­дак­лар­да ба­сып то­рып ка­рый­сым кил­гән иде - бү­ген хы­я­лым то­ро­мыш­ка аш­ты. Тә­э­сир­лә­рем ис­кит­кеч, бик уңай.” Тре­нер­лар­га ях­шы­лап аң­ла­ту­ла­ры, са­быр –тү­зем бу­лу­ла­ры өчен рәх­мәт, шун­дый их­лас, бе­лем­нәр­гә юмарт ке­ше­ләр бар­лы­гы­на сө­е­нәм”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шөгыль