Шөгыль тег белән яңалыклар
-
Айгөл Шияпова: «Миннән сыр алучылар кибетнекен ашамый»
Чаллы кызы сыр ясау тәҗрибәсе белән уртаклашты.
-
Кырмыска асраргамы, әкәм-төкәмме? - ФОТОЛАР
Өйләрендә эт, песи, тычкан тотучыларга беркемнең дә исе китми хәзер. Кайберәүләрнең ташбакалары, попугайлары, кәлтәләре дә бар. Аларга да ияләштек. Инде менә чаяннар, әкәм-төкәмнәр һәм хәтта кырмыскалар тоту да модага кереп бара.
-
Әбиләр рәсем ясый
Чаллының 3нче буын университеты укучылары “Мин үз шәһәремне ясыйм” дигән программа кысаларында картиналар ясау белән мавыга.
-
“Азатлык”та иртәнге йога
“Быел мин очраклы гына дусларым, танышларыма Азатлык мәйданында иртән очрашып ачык һавада йога белән шөгыльләнергә тәкъдим иттем. Танышым Людмила Ярынкина мондый практиканы көн дә үткәрик, диде. Шунысы кызыклы, ул үзе килә алмады, чөнки дуслары белән велосипедта сәяхәткә китте, ә без бу эшне дәвам иттек” ди шәһәрдәшебез Светлана Гаврилова.
-
“Көмеш” бию ансамбле ачык һавада шөгыльләнә
Җиңү паркында иртәнге вакытта бер төркем ханымнарның биегәнен күреп, туктамый кала алмадык. Телефоннан матур музыка ишетелә, җиңел нәфис хәрәкәтләреннән бу шәһәрдәшләребезнең бию белән шөгыльләнгәннәре күренә. Үзләре бик ачык, аралашучан да икән өстәвенә : “Безнең төркем “Көмеш” дип атала, хәзерге вакытта “Самба” биюен өйрәнәбез, безгә шундый ошый” дип уртаклаштылар.