Бәбкәле, кәҗәле балачак
Ул су буйларыннан кайтмый идек тә бит. Иң элек иртән торып үрдәкләрне җыеп төшеп китә идем. Бер кулда аларның ашамлыклары. Хәтерләсәгез тактадан ясалган озыыын саплы савыт була иде бит, шуның белән. Икенче кулда төшә - төшә аяклары арыган үрдәкләр. Аларны чиратлашып күтәрәм.
Иң авыры, беренче атнасы. Чөнки бәбкәләр юлны белмиләр: кайда нинди тишек, ярык бар, шунда кереп тулалар. Уф, алар белән су буена төшеп җиткәнче үзем шыбыр су булып, пычыранып бетә идем.
Су кырына төшеп җиткәч, тагын бер «бәйрәм» - бибиләр суга керергә куркалар.
Аларны җиңелчә эткәләп -төрткәләп кертеп җибәрәм. Шулай ярты көн үтә.
Үсә төшкәннәрен дә калдырып китмим әле, чөнки кире әйләнеп төшкәндә, йә саннары җитми, йә бөтенләй табалмыйсың. Төлке, эттән кала, ике аяклы капчыклы абзыйлар да булгалый иде ул вакытларда.
Шулай мәш килә торгач, 2-3ләр тула. Кайтырга вакыт житә.
Кайту - икенче «тарих». Үрдәкләрне судан чыгарып булмый. Тырыша торгач, ансын да булдырабыз. Кайтканда да тагын шулай әкрен генә чиратлашып миңа күтәртә - күтәртә кайталар болар.
Эт мазар гына очрамасын. Ул чакта бәбкәләр куркудан кая чапканнарын үзләре дә белештерми.
Инде барлык кыенлыкларны җиңеп, өйгә кайтып җитәбез. Җимнәр биреп, ябып куям да, үзем су коенырга төшеп китәм. Дус кызлар белән коенабыз да, асылмалы басмага чыгып утырабыз. Шунда кибенәбез. Шулчак авыл малайлары басманы каты итеп атындыралар да, үзләре качалар. Аннары абый-апайлар безне орыша. Янәсе, басмаларны без генә ватабыз.
Ярар, монысы бер хатирә. Тагын бер күңелгә уелып калган нәрсә бар әле ул балачак дигәннән. Безнең кәҗәбез бар иде. Мөгезенә ал бантик тагылган ак кәҗә иде ул. Шул кирәксә-кирәкмәсә дә тәкә сорый иде. Ә тәкә бездә юк.
Менә шул вакытларда тамаша башлана да инде. Сөтбикә төнлә утар ишеген ватып чыгып китә. Ничек вата алгандыр ул аны?! Иртән чыксак, кәҗә юк. Китәбез эзлэп. Башта тәкәләре булган йортларны йөреп чыгабыз. Анда булмагач, ярты Кукмараны әйләнәбез, ачуым килмәгәе. Тик кәҗә юк .
Без үзебез Кукмара районы Манзарас авылында яшибез. Кукмарадан елга, шактый гына биек тау һәм тимер юлы аерып тора безнең авылны.
2 нче сменада укыган вакытым. Кәҗәбез тагын качкан. Әбәдкә кадәр эзләдем шуны. Әти - әни эштә, мин берүзем.
Укырга да барыр вакыт җитте. Әзерләнеп Кукмарадагы мәктәбемә чыгып киттем. Елгаларны чыгып, тауны менеп, тимер юлын чыгып Кукмара урамына аяк кына баскан идем... безнең кәҗә килеп чыкмасынмы?!
Йөри теге ал бантикларын җилфердәтеп, автовокзал янында. Хәзер бит кәҗәне калдырып китеп булмый. Дәрескә дә соңга калам. Нишләргә? Куып тиз генә алып кайтып куймакчы идем... Кәҗә - кәҗә бит инде, киребеткән. Тыңламый гына чукынчык. Әле үзем оялам, классташлар мәктәпкә бара, мин кәҗә куып йөрим. Телефон заманасы да түгел, хәзерге кебек шалтыратып ярдәмгә чакырып та булмый. Шулчак, Алланың рәхмәте, ике туган энем килеп чыкты. Аның да мәктәпкә барышы. Бергәләп мөгезеннән эләктердек без моны. Мәктәп тә, дәресләр дә онытылды. Ал бантиклы кәҗәмне җитәкләп кайтып киттем. Мәктәп формаларым пычрап бетте, кире мәктәпкә барырлык хәлем дә калмады.
Икенче көнне мәктәпкә баргач, дөресен сөйләргә батырчылык итмәдем. Авырттым дип әйттем.
Көннәрдән бер көнне, шулай кәҗә белән “тату гына” яшәп ятканда, тагын бер кызык хәл булды. Миңа ул вакытта бер дә кызык түгел иде, әлбәттә. Кача торганын белгәннән бирле кәҗәбезне кырга алып барып арканламадык, ишек алдында гына тоттык. Ишегалды иркен безнең. Ул иптәш тә иде әле, уйнаштырып йөрдек бергә.
Бер көнне күрше кызы белән өйалдында уйнап йөрибез. Анда безнең агачтан ясалган лар бар иде, шуның өстенә уенчыкларыбызны тезеп, өйле уйныйбыз. Әни дә эштән кайтып керде. Өйгә кереп китте дә, кычкырып җибәрде. Шул мизгелдә кәҗә дә чыгып чапты. Кәҗә өйгә кергән?! Шаккаттык. Ә өйдә безнең биек роза гөле бар иде. Ул тулы бер почмакны алып утыра иде. Кәҗәкәй кай арада кергән дә, кай арада гөлгә ябышкан?! Мескенкәемнең ике яфрагы гына тырпаеп калган.
Менә эләкте миңа ул көнне. Гөл мантып китте китүен, әмма минем кәҗәгә карата ачуым калган иде. Күрмәгәнне күрсәтте ул. Шулай да хәзер боларның барын да көлеп кенә искә алам.
Алена Шакирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев