Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Бер төсле булмасын

Шәһәрдә яшәсәк тә, туган авылыбызга үзара салымны ел саен түләп барабыз. Аның бар кешегә дә бер төрле булуы дөрес түгелдер, минемчә.

Икешәр-өчәр катлы йортларда яшәп, кыйммәтле машиналарда йөрүче байлардан да шул ук сумманы, мәсәлән, берәр меңне түләтәләр, очын-очка көчкә ялгап көн күрүче пенсионерлар да шулкадәр түләргә тиеш. Өлкәннәр арасында урамга чыгып йөрмәүчеләр яки бик сирәк кенә чыгучылары да бар, югыйсә. Хәер, пенсионерларга гына түгел, эшләп торган кешеләргә дә акча җиткерүе кыен. Салымны гаиләдәге һәр кешегә түлисе булгач, байтак кына сумма килеп чыга. Дин әһелләре: “Кызганмыйча бирегез, сәдака булыр”, – дип әйтәләр анысы. Хәлле, бай кешеләр бу хакта белеп, үзләреннән саллы өлеш кертсәләр, ярап торыр иде дә. Әмма авылларда хәйрия белән шөгыльләнүчеләр турында әлләни ишетелми: дөнья малы артыннан куалар.
Гөлҗиһан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатлар хатларда тормыш