Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Әби­ләр рә­сем ясый

­Чал­лы­ның 3нче бу­ын уни­вер­си­те­ты уку­чы­ла­ры “Мин үз шә­һә­рем­не ясыйм” ди­гән прог­рам­ма кы­са­ла­рын­да кар­ти­на­лар ясау бе­лән ма­вы­га.

Прог­рам­ма­ны тәкъ­дим итү­че рәс­сам Рау­за Ива­но­ва: “Чал­лы­ның пен­сия фон­ды җи­тәк­че­се Эду­ард Фат­та­хов прог­рам­ма­ны хуп­лап алып, ки­рәк-ярак­ка фи­нанс яр­дәм бе­лән бу­лыш­ты. Мон­да ин­де ла­ек­лы ял­да бул­ган ун­лап ха­ным кат­на­ша. Алар пен­сия фон­ды оеш­тыр­ган курс­лар­да 36 сә­гать бе­лем ал­ган­нан соң кил­де­ләр. Про­фес­си­я­лә­ре төр­ле өл­кә­ләр­дә алар­ның, кай­бер­лә­ре элек ку­лы­на бер тап­кыр да пу­ма­ла то­тып ка­ра­ма­ган. Ә мон­да, ка­ра­гыз, ни­чек ма­тур итеп рә­сем тө­ше­рә­ләр. Кар­ти­на­лар­ны ос­та­ха­нәм­дә яза­быз. Һа­ва то­ры­шы ях­шы бул­ган­да пле­нер­лар­га чы­га­быз. Ок­тябрь­дә бар­лык кар­ти­на­лар­ны  туп­лап күр­гәз­мә оеш­ты­ра­чак­быз. Кар­ти­на­лар га­ле­ре­я­сы­ның ке­че за­лын­да ин­де урын алып куй­дык,”- ди Рау­за  Гапд­рак­ман кы­зы.

Рау­за Ива­но­ва Рос­си­я­нең һәм Та­тар­стан­ның рәс­сам­нар бер­ле­ге әгъ­за­сы. Ул күп ел­лар пе­да­го­гия ин­с­ти­ту­тын­да хез­мәт куй­ган. Үзе­нә хас стиль­дә эш­ли, кар­ти­на­ла­рын­да тор­мыш­ны яра­ту, эч­кер­сез­лек, та­тар­ның мил­ли үзен­чә­лек­лә­рен су­рәт­ли. Яз­ган кар­ти­на­ла­рын Рос­си­я­нең төр­ле га­ле­ре­я­лә­рен­дә кү­рер­гә бу­ла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шөгыль