Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Бәрәңге кабыгы ашап исән калдык без» - ФОТОЛАР

Эшләгән өчен акчасын да түләмәгәннәр, икмәк уңса, хезмәт көненә бераз гына өлеш чыгара торган булганнар. Шуңа да азмы-күпме тамак туйдыру өчен нинди генә алымнар кулланып карамаган авыл халкы.

«Бәрәңге кабыгы, алабута, кычыткан ашап кына исән калдык без, энем», – дип сүзен башлады бүгенге язмам герое Фәрит ага Кәримуллин. Аның балачагы дәһшәтле сугыш елларына барып тоташа. Тормышның бар ачысын-төчесен нәни иңнәрендә күтәргән әлеге буынны аерым исемләп сугыш чоры балалары дип атау кабул ителгән. Бу исемлеккә 1945 елның 3 сентябренә, ягъни сугыш тәмамланган көнгә, 18 яше тулмаганнар керә.

Фәрит агага исә бу вакытка нибары җиде яшь кенә була. Ләззәтләнеп, әти-әни кочагында назланасы иң татлы чор гына да соң югыйсә, ләкин кая ул... Әниләре иртә-кич кырда – «кайнар» уракта, әтиләре фронтның алгы сызыгында, пулялар яңгыры астында – явыз дошман белән көрәштә. Туар-тумышка ачы кырыслыктан өлкәнәергә мәҗбүр булган сабый балалар исә урам-тыкрыкларда – ризык эзләүдә.

«Мин 1939 елны элеккеге Кызыл Йолдыз районының Чураш авылында дөньяга килгәнмен. Алга китеп булса да әйтим, бу район инде күптәннән безнең хәтер сандыгында гына яши. Аның яртысын Балык Бистәсенә, икенче өлешен Мамадыш районына куштылар. Әткәемне бик аз гына хәтерлим. Кайнар, көчле кочагына алып сөйгән мизгеле генә кадерле бер ядкәр булып күңел түрендә саклана. Мөгаен, бу аның соңгы кочуы булгандыр. 1943 елны ул безне – әниебезне һәм дүрт баласын калдырып, Ватаныбыз алдындагы бурычын үтәргә сугыш кырына китте. Китте... Һәм бүтән кайтмады... Хәбәрсез югалды дигән кайгылы хәбәре генә килеп иреште. Аннан башка тормышыбыз бик авыр булды. Әтиле кешеләр ничек тә яшәделәр, ә без исә җан асрар өчен көрәштек», – ди күз яшьләрен тыя алмый Фәрит ага.

Әйе, яшен-картын аямаган ачлык, хәерчелек чоры булып та халык хәтеренә уелган сугыш еллары. Эшләгән өчен акчасын да түләмәгәннәр, икмәк уңса, хезмәт көненә бераз гына өлеш чыгара торган булганнар. Шуңа да азмы-күпме тамак туйдыру өчен нинди генә алымнар кулланып карамаган авыл халкы.

«Әнкәебез урманга барып яшь юкәләрне кисеп алып кайта иде. Аннары агачның нечкә чыбык-ботакларын тегермәндә тартып, үзенчә он ясый иде бәгырькәем. Ашавын ашыйсың инде аны, әмма аннары көннәр буе эчебез катып интегә идек», – ди язмам герое. 

Әйе, аны әле чын мәгънәсендә герой дип тә атарга була. Әле мыек җибәрергә дә өлгермәгән малай өлкәннәр белән беррәттән колхоз кырында да тир түгәргә өлгерә. Көне-төне иксез-чиксез кырларны айкап чапкан комбайннарның артына җыела торган саламнарны төшереп йөри ул. Шул ук вакытта Фәрит ага укуда да сынатмый. «Авылыбызда дүрт еллык мәктәп бар иде. Укырга – китаплар, язарга дәфтәрләр булмаса да аны япмадылар. Укытучыларыбызга моның өчен бүгенгәчә рәхмәтлемен. Нинди авыр чорлар булса да, алар безне аң-белемле итәргә тырыштылар. Әйтергә кирәк, мин үзем дә сынатмадым. Әнкәем җыелышларга барган саен уңышларыма сөенеп кайта иде. “Бибисара апа, улыгыз шундый яхшы укый, кулыбыздан килсә 6лы да куяр идек”, – дип әйтә торган булганнар аңа мөгаллимнәребез», – ди ул. 

Туган авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң Фәрит абый күрше авылга йөреп җиде сыйныфны бетерә. Аннары 12 яшьлек егет, әнкәемә азмы-күпме ярдәм итәрмен дип, Мамадыш районындагы Кама леспромхозына агач тартмалар өчен такталар ясый торган цехка эшкә урнаша. 

«Дүрткә генә бүленгән зур-зур имән агачларын ат белән китереп аударалар. Без шуларны әле ныгып та өлгермәгән иңнәребезгә салып, цехка ташыйбыз. Авырлыгы эчләребезгә төшә иде. Ничек түзгәнбездер, белмим», – ди Фәрит ага.
Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, көннәрнең берендә әле ул шул цехта циркуляр пычкысында бармагын да өздерә. Тик сабый чактан ук хәсрәт, нужа касәләреннән мулдан авыз иткән егетне бу гына сындырамы соң?! Бернигә дә карамый, ул тормыш кырында үз буразнасын сызуын дәвам итә. Ерак Себер, Казахстан, Караганда... Кая гына илтми аны язмыш юллары. 
1969 елда исә ул тормышын Чулман буенда тамыр җибәрүче яңа кала белән бәйләргә карар кыла, кранчы һөнәрен үзләштерә. Кайчандыр авыл басуында комбайн тузаны арасында гына йөргән егеткә бу юлы инде бар Советлар Союзында нибары 14 кенә данә булган 100 тонналы кран белән идарә итү эшен ышанып тапшыралар. Һәм ялгышмыйлар. Көчле рухлы, нык бәдәнле Фәрит ага үзенең тимер дусты белән ГЭС, ТЭЦ кебек иң мөһим объектларны төзүдә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Аның төзелештәге әлеге батырлыкларын ул елларда нәшер ителүче «Социалистик Татарстан» газетасы, фотосын да урнаштырып, яктыртып чыга. «Кыю һәм тәвәккәл булганмын инде. Язмышым сындырып сынаса да сынмаганмын, киресенчә, ныгыганмын гына», ¬– ди үткән елларын барлап Фәрит ага. 

Әйе, бу бары матур сүзләр генә түгел. Хәтта инсульт дигән зәхмәткә дә баш бирми 83 яшьлек язмам герое. Авыруга үч итеп, савыгып, спорт белән шөгыльләнә башлый ул. Шөгыльләнә дип әйтү генә аз, шәһәребез инвалидлары арасында оештырылучы ярышларда җиңүләр яулый. 

Әйе, тумыштан алып тормышының офыгына кадәр җиңүче булып яши бирә шәһәрдәшебез Фәрит Кәримуллин. Күрәсең, бу сугыш чоры балаларына хас сыйфаттыр. Сугыш елларында күргәннәрен алар бүген дә төгәл хәтерлиләр, елларын, көннәрен ялгышмый атап сөйлиләр, күңелләрендә сакланып калганны тагын бер кат яңарталар – безгә, бездән соң килүче буынга гыйбрәт һәм сабак өчен. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май полк ветераннар