6 май 2022 яңалыклары
-
Агамы, акмыймы?
Редакциягә ЗЯБ бистәсенең 18/73 йортының 7нче подъездында яшәүчеләр шалтыратты. Аларны түбәдәге яңгыр торбасыннан су агу борчый. Кичә көне буе яуган яңгырдан алар ничек сакланырга белмәгән. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен урында хәбәрчебез булып кайтты.
-
Тукай районындагы иң бай депутат 80 миллион сумнан артык акча эшләгән
Татарстан фермеры Равил Миңнехуҗин узган ел нәтиҗәләре буенча Тукай районының иң бай депутаты булган. Эшмәкәрнең кереме 80,5 миллион сум тәшкил итә. Мондый мәгълүмат депутат тапшырган декларациядә күрсәтелгән.
-
Татарстанда татар телендәге элмә такталарда иң күп хата табучылар айфон ота алачак
«Быел дүрт ай эчендә ике меңнән артык мөрәҗәгать килде», - диде Сәрия Сабурская.
-
Чаллыда «Үлемсез полкны» балалар башлады
Беренче мәртәбә "Үлемсез полк" чарасы 2012 елда Тум шәһәрендә уза. 2013 елда инде бу акциягә Россиянең калган шәһәрләре дә кушыла.
-
«Бәрәңге кабыгы ашап исән калдык без» - ФОТОЛАР
Эшләгән өчен акчасын да түләмәгәннәр, икмәк уңса, хезмәт көненә бераз гына өлеш чыгара торган булганнар. Шуңа да азмы-күпме тамак туйдыру өчен нинди генә алымнар кулланып карамаган авыл халкы.
-
"Шәһри Чаллы" пятачокка чакыра!
Хәтерлисезме, элек Чаллы яшьләре җәйге кичләрдә “пятачок”ларга җыелып күңел ача иде. Ах, ул дәртле гармун тавышлары, җырлар, биюләр...
-
Күп функцияле үзәкләренең (МФЦ) бәйрәм көннәрендә эш графигы
«Минем документлар» күп функцияле үзәк офислары чаллылыларны 7, 8, 9, 10 май көннәрендә иртәнге сәгать 10нан көндезге сәгать 14кә кадәр кабул итәчәк.
-
«Чаллы икмәге»ндә чәчәкләр дә үстерәләр - ФОТОЛАР, ВИДЕО
«Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте шәһәребезнең бюджетка күп салым кертүче предприятиеләренең берсе. Аны озак еллар Рафаэль Сөләйманович Юнысов җитәкли. Биредә җитештерелгән тәмле кондитер ризыкларын Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә дә яратып алалар. «Чаллы икмәге» җитәкчесе һәм хезмәткәрләре матурлыкка да гашыйк. Рафаэль Юнысовның тәкъдиме һәм даими ярдәме белән биредә ел саен территорияне берсеннән-берсе матур чәчәкләр белән бизиләр.
-
Агроном Әлфия Әхмәтҗановадан үсентеләр үстерү буенча киңәшләр
– Орлыкны торфка утыртырга кирәк. Сатып алынган туфракта үсентеләр тиешенчә үсми.
-
Синең абыең бит, чардуганны үзең куй!
«Энекәшләр, әтиегезгә чардуган белән таш куярсыз, без дә булышырбыз», – дип авызымны ачкан идем. «Фәрит абый син куярсың инде, әти синең бертуган абыең бит ул», – диделәр.
-
Чаллыда видеокамералы трамвайлар йөри башлаячак
Шәһәрдә 25 трамвайга видеокамералар куялар.
-
Комбинат табышны арттырган
Табышның күп өлеше (70%) тартмалар ясауга туры килә.
-
Банкның өстәмә офисы ачыла
Лилия Байчурина җитәкчелегендәге коллектив тотрыклы эшли.
-
Гүзәл Әхмәтова 1 ел элек онытып киткән түфлиләрен тапкан
Башкортстанның атказанган артисты, җырчы Гүзәл Әхмәтова Аскын районында булган. Баксаң, биредә бер элек концерт белән чыгыш ясаган җырчы һәм шунда сәхнә түфлиләрен онытып калдырган.
-
Наил Мәһдиев ветераннарны ресторанга чакырды
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан ресторанга җыйды.