Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гади тормышны сагынам

Тормышыбыз бик тынгысыз хәзер, һәрвакыт ниндидер яңалыкны, үзгәрешне өйрәнеп торырга кирәк. Әйтик, бер туганым мәктәптә математика укыта. БДИлар үтеп, исәпсез күп отчетлар тапшырганнан соң, тәмам арып-талып, җәйге каникулда тынычлап ял итәрмен дип хыялланган иде. Кая ул!

Телефонына көн дә диярлек төрле күрсәтмәләр килеп тора. Математикага һич кагылышы булмаган онлайн-укулар дисеңме...  Ә бит болай борчып торулар кешене нык таушалдыра. Мин элекке тормышны еш искә алып, сагынып куям. Ярый әле ирем белән икебез дә пенсиядә. Пенсияне банктан барып алабыз. Түләүләрне интернет аша түлисе булса нишләрбез дип кайгырам. Чөнки интернетны өйрәнергә теләгебез юк, өйдә компьютерыбыз да юк. Шулай артка карап, алга таба яшәп ятабыз. 
Шакирҗан Закиров.  

Фото: Яндекс.Дзен
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатлар хатларда тормыш