Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ильмира Нәгыймованың концертын хәрбиләрнең гаиләләре дә караган

Якташлары аның һәр җырын җылы кабул иткәннәр.

Татар эстрдасының популяр җырчысы Ильмира Нәгыймова Татарстан шәһәрләре буенча гастрольдә йөри. 

Ул үзенең яңа программасын якташларына да күрсәткән. Аның концертын махсус хәрби операциядәге хәрбиләрнең гаиләләре дә караган. Район хакимияте мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә концертка 100 билет биргән.

«Мондый авыр вакытта янәшә булу гына түгел, ә махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннарының кәефен күтәрү дә мөһим», –  ди район башлыгы Радмир Беляев.

Җырчы  күпләр яратып өлгергән хитларны башкарган. Якташлары аның һәр җырын җылы кабул иткәннәр. 

Фото Ильмира Нәгыймованың телеграмм каналыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция Ильмира НАГИМОВА хит