Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Кеше көндез йокларга тиешме?

Бу мәҗбүри түгел. Әмма галимнәр төрле фикердә.

Өлкән кешеләргә көндез йокларга киңәш итмиләр, чөнки аннары төнлә йоклый алмыйлар. Әгәр дә кеше бик актив эшләп, эше акыл хезмәте белән бәйле икән, 20-30 минут йоклап алу аңа көч-энергия бирә.

Тикшеренүләреннән күренгәнчә, 26 минут черем итеп алу эшкә сәләтлелекне 39 процентка арттырган. 

Япониядә офиста эшләүчеләрнең көндез йоклап алулары турында да ишетеп беләбез. Моны беркем дә гаепкә алмый, киресенчә, тырышып күп эшләгән кешегә килешә торган гадәт дип карыйлар. Көндезге йокының файдасы турында алар шактый дәлилләр китерә алалар.

Машина йөртүчеләргә дә, әгәр дә аларны йокы баса икән, йоклап алу һичшиксез кирәк. Руль артында йоклап китү аркасында чыккан юл һәлакәтләре шактый күп. Йокы килә башлаган икән, машинаны туктат та ял итеп йоклап ал. Чәй, кофе эчү дә, сөйләшү, көчле музыка тыңлау да булышмый.

Сүз уңаеннан, сомнолог Айгөл Сәлимованың йокы турында файдалы киңәшләрен моннан укый аласыз.

Фото: https://www.pexels.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев