Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

“Кө­меш” бию ан­сам­бле ачык һавада шөгыльләнә

­Җи­ңү пар­кын­да ир­тән­ге ва­кыт­та бер төр­кем ха­ным­нар­ның би­е­гә­нен кү­реп, тук­та­мый ка­ла ал­ма­дык. Те­ле­фон­нан ма­тур му­зы­ка ише­те­лә, җи­ңел нә­фис хә­рә­кәт­лә­рен­нән бу шә­һәр­дәш­лә­ре­без­нең бию бе­лән шө­гыль­лән­гән­нә­ре кү­ре­нә.   Үз­лә­ре бик ачык, ара­ла­шу­чан да икән өс­тә­ве­нә : “Без­нең  төр­кем “Кө­меш” дип ата­ла, хә­зер­ге ва­кыт­та “Сам­ба” би­ю­ен өй­рә­нә­без, без­гә шун­дый ошый” дип ур­так­лаш­ты­лар.

Җи­тәк­че­лә­ре, хо­ре­ог­раф Зи­лия Има­мет­ди­но­ва бу төр­кем­дә­ге­ләр бе­лән сок­ла­ну­ын яшер­мә­де. “Би­ре­гә йө­рү­че­ләр­нең яше 57дән алып 72 гә­чә. Тик алар­га “әби” ди­еп эн­дә­шер­лек тү­гел – кү­ңел­лә­ре кү­тә­рен­ке, те­лә­сә кай­сы иде­я­ны кү­тә­реп ала­лар, һәр эш­кә бик җа­вап­лы ка­рый­лар, би­ю­гә би­ре­леп яши­ләр, үза­ра бик дус-та­ту – кыс­ка­сы, без – яшь­ләр­гә ме­нә ди­гән үр­нәк.

Бер ел элек пан­де­мия ва­кы­тын­да мин урам­да за­ряд­ка ясый баш­ла­дым. Шун­да ми­нем яны­ма бер ха­тын-кыз ки­леп, “бер­гә ясыйк” дип тәкъ­дим ит­те. Хә­зер мин аңа яра­тып, хөр­мәт итеп “ма­ма На­дя” дип эн­дә­шәм. Ан­на­ры баш­ка­лар да ку­шыл­ды. Ара­ла­рын­да бер егет тә бар – Сер­гей­га 60 яшь. То­ра-ба­ра бер­гә­ләп бию уе ту­ды. Әми­нә апа ан­самбль­гә ма­тур исем тап­ты, кос­тюм­нар те­гәр­гә Рида апа алын­ды. Был­тыр июнь аен­да “Эко­вес­на” дип атал­ган рес­пуб­ли­ка­кү­ләм он­лайн-кон­курс­ка би­е­гә­не­без­не ви­де­о­га тө­ше­реп җи­бә­реп, 3нче урын­га ла­ек бул­дык. Тиз­дән та­тар ха­лык би­ю­ен сәх­нә­гә ку­я­быз. Бү­ген­ге көн­дә ат­на­га өч тап­кыр урам­да шө­гыль­лә­нә­без. Буш­лай”.

 “Яши ге­нә баш­ла­дык” ди “Кө­меш”­тә­ге шә­һәр­дәш­лә­ре­без. “Ба­ла­лар­ны ка­рый­сы юк, үс­те­ләр, эш­кә ба­ра­сы юк, хә­зер үзе­без­гә чи­рат җит­те. Өй­дә ге­нә утыр­саң, кү­ңел­сез­лә­нә баш­лый­сың, алай карт­лык тиз ки­леп җи­тә”­дип ша­яр­ту ка­тыш сөй­ли алар. Кә­еф тә, сау­лык та ке­ше­нең үзен­нән то­ра. Ак­тив бул, фи­кер­дәш­лә­рең­не тап – бие, җыр­ла, бак­ча ка­ра. Без та­би­гать­кә дә бер­гә чы­га­быз, мун­ча ке­рә­без, экс­кур­си­я­ләр­гә, җи­ләк җы­яр­га, те­атр­га йө­ри­без. Бию дә без­нең өчен ял, кү­ңел­гә ши­фа”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шөгыль