Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Кырмыска асраргамы, әкәм-төкәмме? - ФОТОЛАР

Өйләрендә эт, песи, тычкан тотучыларга беркемнең дә исе китми хәзер. Кайберәүләрнең ташбакалары, попугайлары, кәлтәләре дә бар. Аларга да ияләштек. Инде менә чаяннар, әкәм-төкәмнәр һәм хәтта кырмыскалар тоту да модага кереп бара.

Кырмыскалар дөньясын белүче шәһәрдәшебез Азаматка 11 яшь. Ул 54нче гимназиянең 5нче сыйныфында укый.

– Ютуб каналында видеолар карап, кырмыскалар дөньясын өйрәнә башладым. Һәм әнидән әлеге бөҗәкләрне алуын сорадым, – ди егет.

Әнисе тиз генә ризалашмый. «Гадәттә, йортка ияләшкән бөҗәкләрдән ничек котылырга белмисең, ә ул кырмыскалар сорый», – дип искә ала Айгөл ханым. Шулай да озак кына уйлаганнан соң ул улының теләген тормышка ашырырга була. Алар бергәләп Мәскәүгә формикарийга (ясалма кырмыска оясы) заказ бирәләр.

– Посылканы ачканда Азаматның хис-кичерешләрен күрсәгез иде, аның шатлыгы эченә сыймады. Беренче көннәрне яңа дуслары янында гына утырды, – ди Айгөл ханым.

Азамат моңа кадәр дә бөҗәкләр белән кызыксынган икән. Әнисе әйтүенчә, җәй көне аларны асфальтта әллә кайдан ук күреп, «Басмагыз!», – дип кисәтә торган булган.

Азаматның формикариенда 20-30 кырмыска бар. Алар арасында берсе – ана кырмыска, өчесе – сугышчылар, калганнары – эшчеләр. Егет аларга мәк, гәрчич орлыклары ашата. Соңгысының орлыклары эре, шуңа күрә аларны бөтен кырмыска да ватып ашый алмый. Бу вакытта аларга ярдәмгә сугышчы кырмыскалар килә икән, алар орлыкны ватып, эшче кырмыскалар белән бүлешәләр. Менә бит нинди ярдәмчел, бер-берсе өчен кайгыртучы бөҗәкләр!

– Аларга ут яктысы, каты тавышлар ярамый, кырмыскалар борчыла башлый. Талпаннардан да сакларга кирәк. Шуңа күрә формикарийда теләсә нинди чүп булырга тиеш түгел. Читтән үлән дә, кырмыскалар да алып керергә ярамый, – ди Азамат.

Малай кырмыскалар турында бик күп мәгълүмат белә. Нинди генә сорау бирсәм дә, бөтенесенә тулы, дөрес итеп җавап бирә ул.

– Кырмыскалар өчен иң кулай температура – 22-23С җылылык. Эшче кырмыскалар ярты елга якын яшиләр, ана-кырмыска – 11-12 елга кадәр, – дип дәвам итә Азамат.

Айгөл Рәфыйковна улының шөгылен хуплый, аңа һәрвакыт киңәшләре белән булыша.

– Мин аңа кырмыскалар дөньясы турында өч энциклопедия алып бирдем. Замана балалары бит гел телефонда утыра, ә бу – үзенә күрә бер шөгыль. Хәзер менә зуррак формикарий сорый, анысын да алырга планлаштырабыз. Билгеле, безне аңламаучылар да бар. Инстаграм битемә куйгач, «Бакчада кырмыскалар күп, акчага алганчы, бушка алып китегез», диючеләр дә булды, – ди әнисе. 

Шөгыль генәме соң ул?! Азамат үзенең кырмыскалары белән мәктәптә фәнни-гамәли конференцияләрдә дә актив катнаша. Декабрь ахырында гына «Фән канатында» дип аталаган Бөтенроссия конференциясендә икенче урынны яулаган.

– Бөҗәкләрне мәктәпкә алып килгәч, сыйныфташларым да кызыксынды. Күбесенең өйдә яшәүче кырмыскаларны күргәне булмаган икән, – ди Азамат.

– Улымны башка сыйныфларга да, әти-әниләр җыелышларына да чакыралар. Ул үз шөгыле турында бик теләп сөйли. Талантлар конкурсында да уңышлы гына чыгыш ясады, – ди әнисе.

Моннан тыш Азамат баскетбол, йөзү белән дә шөгыльләнә, китап укырга да ярата. Өендә 41 китабы бар. Ул аларның барысын да укып чыккан, кайберләрен хәтта икешәр тапкыр. Мәктәптә дә ул алдынгы укучылар арасында.

Киләчәктә Азамат кырмыскаларын үрчетергә һәм  яңа, зур формикарий алырга планлаштыра.

– Аның өчен бөҗәкләр саны арту кирәк. Ярты ел эчендә миндә 10 кырмыскага артты, яралгылары да күренә. Тиздән алар да кырмыскага әйләнчәк. Яңа формикарий ул чын ояга охшаган, аның йөрү, аерым керү-чыгу юллары да бар, – ди Азамат.   

Әкәм-төкәмнәр хәтта массаж да ясый

Шәһәрдәшебез Азат Сабиров исә экзотик моллюскаларны ярата. Аның өендә ике әкәм-төкәм яши.

– Иптәшемнең өендә күрдем дә, ошаттым. Ул аны миңа күрсәткәндә, карабодай ярмасы кебек кечкенә генә иде. Нәрсә бирә микән бу миңа, дип, гаҗәпләндем. Ә ул әкәм-төкәм булып чыкты, – ди Азат.

Әкәм-төкәмнәр бер ел эчендә шактый зур булып үсәләр. Бүгенге көндә һәрберсенең авырлыгы якынча 50 грамм. Хәзер инде аларга ике яшь.

– «Ахатины» дип аталган әлеге әкәм-төкәмнәр моннан артык үсмиләр. Аларны карауның бер авырлыгы да юк. Тешләмиләр, йон коймыйлар, ашарга сорамыйлар. Ризыкка да нәзберек түгелләр, бөтен яшеллекне ашыйлар. Кыш буена салат яфраклары, пекин кәбестәсе, кыяр, помидор, укроп, петрушка бирәм. Балык җимен дә яраталар. Витаминнардан да өзгәнем юк. Кабыклары нык булсын өчен аларга кальций кирәк. Гадәттә, йомырка кабыклары һәм башка файдалы катнашмалар бирәм, – ди Азат.

Әкәм-төкәмнәр бик кызык моллюсклар. Икәү булган очракта аларның берсе җенесен алыштырырга сәләтле икән. Шуннан соң әкәм-тәкәмнәр үрчи башлый. Ике-өч айга якынча иллеләп йомырка сала алар.

– Иң кызыгы, йомыркалары муеныннан чыга. Аларда ана инстинкты юк, шуңа күрә йомыркаларны туңдырып, җиргә күмеп куям. Кайберәүләр катырылган йомыркаларын үзләренә витамин буларак та ашата. Моннан тыш, дусларыма да өләшәм, – ди Азат.

Җәен Азат аларны авылга алып кайтып, урамга чирәм ашарга чыгара. Өйдә исә ул әкәм-төкәмнәрне пластик савытта тота, кырыйларын, һава керсен дип, тишеп куйган. Асларында – кокос субстраты. Һава температурасын да махсус көйләргә кирәкми. Өйдә булган гадәти 24-25С температура җитә.

– Әлеге әкәм-төкәмнәр белән битенә массаж ясаткан кешеләр дә бар. Минем кайбер танышларым аларны махсус шуның өчен асрыйлар. Алар әйтүенчә, әкәм-төкәм бит буенча йөргән вакытта махсус лайла бүлеп чыгара һәм биттәге яраларны дәвалый, бетчәләрне, төрле тимгелләрне бетерә икән. Мин исә әкәм-төкәмнәрне күңел өчен генә тотам. Алар ниндидер бер тынычлык, рәхәтлек хисе булдыралар, – ди Азат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шөгыль әкәмтөкәмнәр моллюскалар