Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Күзкәйдә – мәрхәмәтле балалар

Тукай районының Күзкәй авылы мәчете каршында быелгы җәйдә ике ай буе «Мәрхәмәтле балалар» курсы эшләде.

Максаты — традицион ислам кануннарына таянып, әхлак һәм дин нигезләрен өйрәнү, туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, балаларның җәйге ялларын мөмкин кадәр эчтәлекле, файдалы  итеп үткәрү.
Алдан ук Илнур хәзрәт Фәрхетдинов тирән уйланылган программа төзеп, курсны  оештыручылар карамагына куйды. Мәчет сайтында әлеге планнарын әти-әниләргә дә җиткерде. Мин ул программаның эчтәлеге, андагы чаралар белән танышкач, ничектер, бераз икеләнеп калган идем. Чөнки курсның байтак мәшәкатьле, зур хәзерлек сорый торган, беренче карашка четрекле күренгән кайбер чараларны әзерләү, оештыру  тәҗрибә сорый. Ә биредә әле бер дә кулланылмаган тәрбияви гамәлләр, бала күңеленә тәэсир итәрдәй  кызыклы мизгелләр. Мисал өчен, балаларны авылда яшәүче төрле һөнәр ияләренең өйләренә алып бару, аларның гомерләрен багышлаган  хезмәт юлы, яшәү рәвеше белән таныштыру. Шул нигездә бала күңеленә киләчәктә һөнәр сайлау, нәкъ менә туган авылында  иҗтиһат итеп яшәргә мөмкинлек бирүче  һөнәрне сайлау ниятенә оеткы салу. Ул ничегрәк оештырылыр. Курсны алып бару хезмәт хакына эшләү түгел бит, барлык чараларда да җәмәгать башлангычында башкарыла. Беренче «чирканчык» алу да бу. 
Курска йөрүче балалар рәссам, үз куллары белән әкияттәгедәй матур йорт салган, ишек алдына менә дигән спорт мәйданы ясап куйган Рөстәм Ясәвиев гаиләсендә булдылар. Хуҗалар Рөстәм белән Дамира  кунакларны якты  йөз белән каршыладылар. Рәссамның гаҗәеп осталык белән агачтан юынып ясалган, табигый төсләргә буялган әкият геройлары, җәнлекләр дөньясы белән танышканнан соң, балалар ишек алдындагы  спорт мәйданында батутта сикереп,  , «тау»дан шуып мәш килделәр. Хуҗалар балаларны тәмле туңдырма белән дә сыйладылар.
Эколог Тәгъзимә Гыйззәтуллина туган авылыбыз болыннарында үсә торган үсемлекләр, бөҗәкләр дөньясы белән таныштырды, гөлләр иле — бакчасы да сокланып туймаслык. Ә аның тормыш иптәше банк хезмәткәре Фәнур Гыйззәтуллин,  тәмле күчтәнәчләр алып, балалар янына мәчеткә үзе килде. Үзенчәлекле дәрес ,ягъни аңлаешлы итеп «акча санарга» өйрәнү балалар өчен кызыклы тема булды. «Акча заманы»нда яшибез бит. Бәләкәйдән базар дөньясына төшенә торсыннар.  
Танылган юрист, үз эшенең чын остасы Ярулла Насыйбуллинның балаларга сөйләр сүзе күп иде: авылыбыз мәктәбен тәмамлаган, клубта сәнгать җитәкчесе булып эшләгән аннары, югары белем алып, гомерен юриспруденциягә багышлаган кызыклы шәхес ул. Үтә бай тормыш мәктәбен узган авылыбыз улы, бик матур итеп йорт җиткерде һәм лаеклы ялга чыгып туган авылында яши. Кайсы һөнәр иясенә барсалар да балаларны якты йөз белән каршылыйлар, һөнәрләре турында мавыктыргыч итеп сөйлиләр, күчтәнәчләр биреп озатып калалар. Минемчә, бу бик матур һәм урынлы, вакытлы дип әйтик, тәрбияви гамәл үзен аклый, киләчәктә ул тагын да камилләшер.
 Кем уйлаган балаларны ат арбасына утыртып урамнарыбыз буйлап йөртү шул кадәр тирән тәэсир калдырыр дип. Ә бит авылыбыз урамнары, чыннан да, бик матур, чиста. Юлларыбыз такыр — бетон җәелгән. Берсеннән-берсе шәп йортлар тезелеп киткән, яратмаслык, сокланмаслык түгел. Мондый сәяхәттә бала үзе уйнап йөргән урамнарны башкача кабул итә. Бүген ул авыл урамнарына, туристлар кебек, читтән карап соклана. Кайбер һөнәрмәндләр бала-чага чарасы дип тормыйча, алар белән ихлас очрашуга мәчеткә килделәр, җылы аралаштылар. Мәчет сайтында хәзрәтебез Илнур Фәрхетдинов, аның ярдәмчеләре Зыя белән Энҗе Фәрхетдиновларга, киңәшләре белән булышып торган, балаларның Ижау  шәһәре зоопаркына кызыклы сәяхәт оештыру мөмкинлеген тудырган район мөхтәсибе Җәүдәт Харрас исеменә ата-аналардан бик күп рәхмәтләр язылды.
Курста эш тәртибе дә уңайлы итеп оештырылды. Балалар иртәнге дәрестә кыска догаларны өйрәнгәннән соң, гөрләшеп чәй эчеп, программада каралган ял чараларына керешәләр. Әле шунысы да бар, бер генә көнне дә дәресләргә килми калучы юк. Баланы мавыктыра, аның дөньясы белән яши белергә дә кирәк. Өч бала үстерүче Илнур хәзрәт программа төзегәндә, билгеле инде, үз тәҗрибәсен дә файдалангандыр.  Балалар үземә кунакка килгәч,  дин дәресләрен алып баручы Энҗе Фәрхетдинованың төрле яшьтәге балалар белән ничек аралашуын, балаларның аңа мөнәсәбәтләрен күреп сокландым. Ислам тәрбиясе олыны-олы итәргә, гыйлем бирүче остазга зур хөрмәт белән карарга өйрәтә шул. 
Шунысы да бар: курсны алып баручыларның төп хезмәтләре, авылдагы җәйге мәшәкатьләре дә күп бит. Шулай да, иншаллаһ, планлаштырганнарның барысы да тормышка ашкан. Узган якшәмбедә авылыбыз мәчетендә «Мәрхәмәтле балалар» курсының йомгаклау дәресендә белдем мин болар турында. Ә бу җәйнең соңгы дәресен бик матур оештыганнар иде. Программада Корбан гаетендә авылдашлар китергән корбан итеннән балаларга пылау әзерләп ашату каралган иде. Билгеле сәбәпләр аркасында, ул ният йомгаклау дәресенә күчерелде. Балалар Илнур хәзрәтнең вәгазен тыңлаганнан соң, түгәрәк өстәл янына корбан итеннән  хәзрәт үз куллары белән әзерләгән пылау белән сыйландылар, район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәтнең вәгазен тыңладылар. Ана телебезне саклау, ислам дине, ислам тәрбиясе, туган авыл кадере турында мисаллар китереп, бик үтемле итеп сөйләде хәзрәт. Ахырдан журналист, шагыйрә Лилия Сираева ата-аналар исеменнән балаларның ялын мәгънәле, файдалы итеп оештырган өчен район мөхтәсибәтенә, Илнур хәзрәткә зур рәхмәтләрен белдерде. Сүз уңаенда, Лилия үзе дә китапханәдә балалар белән очрашты, нәфис әдәбият турында әңгәмә алып барды, шигырьләрен укыды. «Мәчет каршында җәйге каникуллар вакытында оештырылган курска балаларыбыз яратып йөрделәр. Җәйге каникулларда алар өчен бик кирәкле гамәл булды ул. Курсны алып баручылар җәйге мәшәкатьләр чорында безнең— ата- аналарның туган телле, динле, иманлы балалар үстерү бурычын үз өсләренә алдылар. Туган җир, туган авылга мәхәббәт тәрбияләү ниятеннән мавыктыргыч чаралар үткәрделәр», – диде ул.

Заһидә Нәбиуллина, Күзкәй авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең авылда шулай