Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

­Ли­лия Мин­һа­җе­ва: “Чиш­мә­дән көч алам”

“­Мин бер егер­ме ел ин­де мун­ча­дан соң Ка­ма­да ко­е­на идем. Яр бу­ен­да­гы чиш­мә­гә төш­кән морж­лар­ны гел кү­зә­тә идем, мин дә шу­лай бул­ды­ра алыр идем­ме, ди­гән кы­зык­сы­ну бар иде”,- дип ис­кә ала Ли­лия Мин­һа­җе­ва.

Чал­лы­да­гы бу чиш­мә­дә җә­ен дә кы­шын да бер үк - 6-7 гра­дус ти­рә­сен­дә­ге тем­пе­ра­ту­ра сак­ла­на. Ко­е­ну­ның си­хә­тен то­яр­га те­лү­че­ләр би­ре­гә ир­тән­ге 5тә үк ки­лә икән. “Чөн­ки таң ат­кан­да су ае­ру­ча күп энер­гия би­рә. Эш­кә кит­кән­че өл­ге­ре­рер­гә ты­ры­ша­быз – сал­кын су­га чу­мып алу кө­не бу­е­на җи­тәр­лек көч би­рә”,- ди алар. Ара­ла­рын­да төр­ле һө­нәр ия­лә­ре – та­биб­лар да, юрист­лар да, пси­хо­лог­лар да бар. Ба­ры­сын да сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше бер­ләш­те­рә.

Өч ел элек шу­шы төр­кем­нән Алек­сей бе­лән Ре­зе­да Куз­не­цов­лар чиш­мә янын­да мун­ча ко­рып ку­я­лар. 3 ба­ла үс­те­рү­че, ди­ни га­и­лә­нең мак­са­ты – "Здрав­ни­ца" дип атал­ган бу урын­да, мөм­кин ка­дәр күб­рәк ке­ше­нең та­би­гать – су, ко­яш, һа­ва яр­дә­мен­дә си­хәт­лә­нүе. Агач­лар да утыр­та­лар, фи­зик кү­не­гү­ләр өчен ко­ры­лам­лар да тө­зи­ләр, өмә үт­кә­реп, тер­ри­то­ри­я­не дә чис­та­лык­та то­та­лар.

 Ли­лия ха­ным­ның шик-кур­ку­ла­рын шу­шы тәҗ­ри­бә­ле фи­кер­дәш­лә­ре та­ра­та.“Ор­га­низ­мың со­рый икән, сал­кын бул­са да ке­рә ала­сың – су үзе авы­ру­лар­ны юып тө­ше­рә ул”­ди­гәч, тә­вә­кәл­ләп, чиш­мә­дә су ке­рә баш­лый. Ин­де 7 ел­лап көн са­ен әле­ге га­дә­те­нә туг­ры ка­ла ул. Аны бор­чы­ган, хан­дроз, чын­нан да ки­ми, го­му­мән, им­му­ни­те­ты ны­гый. Би­ре­гә йө­рү­че яше 80нән арт­кан апа да үз үр­нә­ге бе­лән аңа ил­һам өс­ти: “Рак ди­аг­но­зы ку­еп, кай­та­рып җи­бәр­де­ләр, югал­тыр нәр­сәм кал­ма­ды дип, сал­кын су­да ко­е­нып чы­гар­га бул­дым. Шу­ның бе­лән те­рел­дем”,-  дип сөй­лә­гән ул.

Тор­мыш­та ши­фа би­рер­дәй юл­ны Ал­ла­һы Тә­га­лә ке­ше­гә үзе ача – үзен­нән-үзе уй­ла­гы­ның­ны баш­ка­ру өчен җае чы­га, ки­рәк­ле урын та­бы­ла, ки­рәк­ле ке­ше­ләр бе­лән оч­ра­ша­сың. Ми­нем өчен бу – су ко­е­ну. Чиш­мә­дән яшәү кө­че алам, ди Ли­лия Мин­һа­җе­ва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең кешеләр