Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Ни хәлләрдә?

Нәзимә Закирова: «Сиксән яшемдә очтым!»

Нәзимә Закирова: «Сиксән яшемдә очтым!»

Тугызынчы дистәсен ваклаучы ханым, пилот кабинасына утырып, автокала өстеннән очкан. Бу бүләкне аңа якыннары ясаган.

Нәзимә апа Закирова – «Шәһри Чаллы» газетасы уздырган «Эх, Чаллы пятачоклары!»ның иң өлкән катнашучысы. Аны шәһәрдә белмәгән кеше юк. Һәрбер бәйрәмдә ул мәйдан уртасында. Гомере буе бии, гомере буе кешеләр арасында. Һәрвакыт көләч йөзле Нәзимә апаның укытучы, хәтта җитәкче булып эшләгәнен белә идегезме?

Нәзимә Гомәр кызы Закирова 1941 елның 14 маенда Зәй районы Кәрәкәс авылында гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Алабуга сәнгать училищесында, аннары Урал дәүләт университетында белем ала. Теләче һәм Саба мәдәният йортларында сәнгать җитәкчесе, Бигеш балалар йортында тәрбияче, Екатеринбург шәһәренең бер мәктәбендә тарих укытучысы, Бегишев мәктәбендә директор урынбасары, Тукай РОНОсында бүлек җитәкчесе урынбасары, Чаллының мәгълүмати-методик үзәге җитәкчесе булып эшли. Гомуми эш стажы 46 ел. Нәзимә ханым «Татарстанның атказанган укытучысы», «Хезмәт ветераны», «КамАЗ төзелеше ударнигы» һәм башка бик күп мактаулы исемнәр иясе. Хәзерге көндә 65-71нче комплексларда ветераннар советы рәисе, «Җәүһәр» татар фольклор ансамбле җитәкчесе. Аның 2 кызы, 3 оныгы, 1 оныкчыгы бар. 

Нәзимә апа редакциябезгә килеп тагын бер шатлыклы вакыйга белән уртаклашты. Тугызынчы дистәсен ваклаучы бу ханым, пилот кабинасына утырып, автокала өстеннән очкан. Бу бүләкне аңа якыннары ясаган.

– Ничек курыкмадың, Нәзимә апа?

– Майда 81 яшемне тутырдым. Шул уңайдан сеңлемнең ире – Рамил кияү үзенең икеурынлы шәхси самолетына утыртып Тукай районы һәм Чаллыны биеклектән күрсәтеп кайтты. Бигрәк матур икән безнең шәһәр. Аннары борма-борма елгалар, ямь-яшел кырлар, урманнар... Сөрелгән басулар да матур булып күренеп тора. Телефоныма видео-фотолар төшереп, рәхәтләнеп очып кайттым. Биеклектә үземне яхшы хис иттем. Рөхсәт итсәләр, ике дә уйламый парашют белән дә сикергән булыр идем әле. Самолет йөртеп карау да күптәнге хыялым иде. Техникага гашыйк кеше бит мин. Нинди генә эштә эшләсәм дә – электр приборлары дисеңме, автомобильләр, фотоаппаратлар дисеңме – бөтенесенә курыкмый тотындым. Шуңа да авто-, мото-, вело-, фото-, электромонтер диләр иде үземне. Хәтта танк та йөртеп караганым булды. Теләче районында эшләгәндә булды ул. Валера исемле дус егетем танк училищесында укый иде. Шунда алар чын танкта имтихан бирделәр. Форсаттан файдаланып, аннан танкка утыртуын сорадым. Танк рычагын да ансат үзләштердем. Ул вакыттагы кичерешләр әле дә онытылмый. Аннары Анапада ял иткәндә катер йөртергә дә насыйп булды. Аның хуҗасы элек Чаллыда яшәгән яхшы танышым иде. Ике дә уйламый миңа штурвалны тоттырды. Һәр техниканың үз җае бит, анысын да булдырдым. Машина да йөрттем. Йөртү таныклыгын 54 яшемдә генә алдым. Аңа кадәр мөмкинлек булмады. Бер ниятләсәм, эшләми туктамыйм бит. Имтиханнарны да бер керүдә үк биреп кайттым. Хыяллар исемлегендә самолет йөртү дә бар иде. Инде анысы да тормышка ашты! 

– Нәзимә апа, бер дә тик тормыйсың син, 81 яшь дип бер дә әйтмәссең.

– Атнасына дүрт тапкыр фитнес-клубка йөрим. Ике көн бассейнга, ике көн фитнес-күнегүләр ясарга барып кайтам. 65нче комплекстан ГЭСның Студентлар тукталышына кадәр шәһәр транспортында җилдереп барам. Аннары шимбә көнне скандинавия таяклары белән йөрергә чыгам. Бер буш көнем дә юк. Әле үзебезнең комплекста агачлар утырттык. Бөдрә таллар, каштаннар, сиреньнәр... Үзебез белән өмәгә балаларны да алдык. Үзләре утырткач сакларлар, сындырмаслар, мәктәптә дусларына сөйләрләр дим. Аннары күптән түгел шахмат ярышында катнашып җиңү яуладым. Йөзү ярышлары, чаңгы, шашка – берсен дә калдырмыйм. Алай гына түгел, берничә ел элек Египетка барып, акваланг белән диңгез төбенә төшәргә насыйп булды. Коралларны, төрле төстәге балыкларны үз күзләрем белән күреп кайттым. Ә иң зур горурлыгым – Эльбрус тавына менү. Туристлар менә торган иң биек ноктага – 4200 метрга менеп, «Турист СССР» дигән исем алдым. 

– Киявегез Рамил дә, аңлавымча, спорт кешесе? 

– Әйе, бик актив тормыш рәвеше алып бара ул. Мәскәүдә самолет белән идарә итү буенча махсус укулар үтеп кайтты. Севастопольдә узган аэроярышларда катнашып, ике ел инде беренче урынны алды. Узган ел Уфада җиңүче булды. Инде быел Минзәләдә узачак ярышка әзерләнә. 

– Нәзимә апа, Сез әле «Эх, Чаллы пятачоклары!»на да яратып йөрисез.

– Холодильник, диван, телевизор арасында гына йөрү минем өчен түгел. Шул «бермуд өчпочмагы»ннан качып чыгып китәм мин. Безнең яшьтә ул капкынга эләгү бик куркыныч нәрсә. Күпләр аннан чыга алмый, дөньядан ваз кичеп ябылып яталар. Ә мин әле пятачокка яшьлегем белән очрашуга да барып кайтам. Бер генә яшибез, кадерен белергә кирәк! 

Нәзима Закированың самолетта очуы хакында язма һәм видео

фото: Нәзимә Закировадан алынды.

 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: язмышлар