Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче 81 яшьлек Нәзимә Закирова пилот кабинасына утырып, автокала өстеннән очкан - ВИДЕО, ФОТОЛАР

Бу аның 14 майда узган туган көненә якыннарыннан бүләк булган.

Бу аның 14 майда узган туган көненә якыннарыннан бүләк булган. Ике урынлы шәхси самолет Тукай районы һәм Чаллы өстеннән урап уза. Нәзимә апа үз гомерендә 4200метрга Эверестка да менгән, кайчандыр танк та йөрткән, катер белән дә идарә иткән. Инде менә самолетны да иярләде.

 "Тагын бер хыялым тормышка ашты. Телефоныма видео-фотолар төшереп, рәхәтләнеп очып кайттым. Безнең яклар шундый матур, моңа тагын бер инандым. Биеклектә үземне яхшы хис иттем. Рөхсәт итсәләр, ике дә уйламый парашют белән дә сикерер идем әле,"- ди Нәзимә апа.

Нәзимә Гомәр кызы 65 - 71 комплексларда Ветераннар Советы рәисе, "Җәүһәр" татар фольклор ансамбеле җитәкчесе. Аның 2 кызы, 3 оныгы бар. Ә узган ел 80 яшьлек юбилеен котлап оныкчыгы да туган. 

Шәһәрдәшебез "Шәһри Чаллы" газетасы белән дә тыгыз элемтә дә тора. Ул редакция тарафыннан оештырылган "Эх, Чаллы пятачоклары" кичәсенең кунагы булган иде. Нәзимә ханым әлеге чарада, актив катнашучы буларак, махсус бүләккә ия булды.  Үзенчәлекле шәһәрдәшебез хакында тулы материалны "Шәһри Чаллы" газетасының киләсе саныннан укыгыз.

ВИДЕО: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кызыклы шәхесләр

2
X