Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Руслан Кираметдинов чирләгән

Концертларын кичектерергә туры килгән.

Популяр җырчы Руслан Кираметдинов авырып киткән. Югары температура, хәлсезлек. Урыныннан да авырлык белән генә тора икән. Тавышына да зыян килгән. Шуңа күрә җырчы  планлаштырган концертларын күчерергә мәҗбүр булган.

«Буадагы концертка алынган билетлар гамәлдә. Җырчы терелгәч, концерт булачак», – ди җырчының концерт директоры Айдар Сәфәргалин.

Тамашачылар җырчының тизрәк терелүен телиләр. «Тизрәк терелегез, Руслан. Бик авыр грипп бара», – дип язганнар алар.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

24

4

4

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Руслан КИРАМУТДИНОВ шоу бизнесс Ильмира НАГИМОВА