Әсәрләрдә – тормыш һәм язмыш
Китапханәбезгә кайткан яңа китаплар киштәләргә урнашып өлгерә алмый, укучыларыбыз аларны шул мизгелдә алып бетерә. Бигрәк тә тормыш турындагыларын яратып укыйлар. Чөнки, китапның кайсын гына алма, тормыштан алынган геройлар, аларның төрледән-төрле язмышлары.
Бу көннәрдә кайтканнары арасында укучыларыбызга әле таныш булмаган авторларның да китаплары бар.
Р. Төхфәтуллин исемендәге әдәби, С. Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премияләре лауреаты Зинаида Захарова әдәбиятка утыз елга якын мөгаллимә булып эшләп, кешенең күңел халәтен, табигатьнең тылсымлы серләрен ачып, кеше күңелен оста тоемлый торган шагыйрә буларак билгеле иде. Дистәгә якын шигырь китабы дөнья күргәннән соң, автор укучыга үзен прозада һәм драматургиядә көчен сынап караучы буларак тәкъдим итә. Зинаида Захарованың «Бәхетем син минем» дип исемләнгән яңа китабында хикәяләр, бәяннар һәм юмористик хикәяләр туплап бирелгән. Заман укучысына кызыклы темалар төрлелеге белән үзенә җәлеп иткән әлеге әсәрләр иң нечкә мәхәббәт, сагыну хисләрен, күңел кичерешләрен, дуслык, туганлык мөнәсәбәтләрен чагылдыра. Геройларның күңел халәтен, аларның холкын ачуда язучы табигать күренешләрен оста файдалана.
Автор хикәяләренә исемнәрне дә бик оста бирә. «Имәндә икән чикләвек», «Кысыр хәсрәт», «Мамык шәл», «Төрмәдән хат», «Бохар кынасы» кебек исемнәр укучыны үзенә чакырып, кызыктырып торалар. «Зинаида Захарованың әсәрләрендә күзгә чалынган тагын бер үзенчәлек – ул үз газиз керәшен карендәшләренә булган хөрмәт һәм ярату. Аларның кунакчыллыгы, йола-бәйрәмнәренә булган хөрмәте, сөйләм үзенчәлекләре, исемнәре, бер-берләренә булган мөнәсәбәтләре күп әсәрләрендә теге яки бу яклары белән әледән-әле чагылып ала. Язучы бер урында таптанып тормый. Гел хәрәкәттә, гел алга баруда. Зинаида Захарова иҗаты инде үз юлын алган, юнәлешен билгеләгән...» – дип яза филология фәннәре кандидаты, язучы Рәфкать Шаһиев китапның сүз башында.
Әмирҗан Моталлаповның укучылар игътибарына тәгъдим ителүче «Качаклар» исемле яңа романында вакыйгалар Гыйльман исемле төп герой язмышына бәйле рәвештә тасвирлана. Октябрь инкыйлабыннан соң, авыл җирлегендәге төрле чуалышлар, күмәк хуҗалык торгызудагы кытыршылыклар, динне юкка чыгару өчен барган тарткалашлар үзенчәлекле итеп бирелә. Алга таба Бөек Ватан сугышы башлану, Гыйльманның әсир төшүе, аңа «хыянәтче» исеме тагылу сурәтләнә. Геройның язмышы кинәт һәм катгый үзгәрә. Киләчәктә туган җиренә кайту өметен югалтмыйча вакытлыча чит җирдә яшәп кала. Тик бу «вакытлыча» гомерлеккә сузыла. Аның ничек һәм ни өчен шулай килеп чыгуын романны тулысынча укып белә аласыз.
Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» романы үз заманының күренекле шәхесләреннән берсе саналган, Петербургның атаклы Бестужев югары курсларында белем алган, 1912 елгы Балкан сугышында шәфкать туташы буларак катнашып, зур каһарманлыклар күрсәткән, татар хатын-кызының данын еракларга таныткан Чистай кызы Гөлсем Камалованың тормыш юлын сурәтли. Аның гомер юлы гаҗәеп катлаулы, гыйбрәтле һәм тарихи вакыйгаларга бай. Гөлсем ханым – милләтебезнең Г.Тукай, Г. Исхакый, М. Бигиев, Ф. Әмирхан, Ф. Кәрими, Й. Акчура, И. Нуруллин, А. Расих, М. Ногман кебек олуг шәхесләре белән аралашкан кеше.
«Мин тормыш турында язам. Сюжетларның да барысын да диярлек тирә-ягымнан алам. Чынбарлыкны язсам да, хикәяләремнең һәркайсын әкияттәге кебек әйбәт тәмамларга тырышам. Чөнки мин бу аклы-каралы дөньяны бары тик яхшылык белән генә агартып һәм матурлап булырына ихлас күңелемнән ышанам. Син дә укып кара әле хикәяләремне. Әгәр дә анда сурәтләнгән вакыйгалар сиңа да таныш һәм якын, алар сине дә мине дулкынландырган кебек дулкынландыра, мине борчыган кебек борчый икән, димәк, мин дөрес юлдамын.....» – дип яза Венера Мәҗитова «Биана» китабының сүз башында. Язучының бу җыентыгына тормыштан алып язылган хикәяләр тупланган. Венера Мәҗитова геройларны читтән эзләми – алар безнең янәшәдә гомер кичерә. Һәрберебезгә таныш хәл-вакыйгалар, үзенчәлекле диалоглар һәм сюжетлар әсәрләрне укымлы итүгә үз өлешен кертә. Татарстан Язучылар Берлеге әгъзасы, Фәннур Сафин исемендәге әдәби премияләр лауреаты Зимфира Исламова «Каракорт» әсәрендә иленә хыянәт иткән төп герой Хамматның тормышын сурәтли. Яшь егетнең юлдан тайпылуына әсирлектә аның исән калырга теләве этәреп, еллар үткәч тә күңеле бозык булуын, астыртын рәвештә тирә-якка зыян китереп яшәвен күрсәтә. «Кырык эш кырык елдан да беленә» дигәннәр борынгы бабаларыбыз. Чынлап та, яман юлга басканнар үзләренең хөкемгә дучар буласыларын белеп яшиләр. Яңа кайткан китаплар арасында Айгөл Абдрахманованың «Караш», Альфира Кадыйрова - Гайфетдинованың «Син бит чегән кызы», Галия Сафиуллинаның «Заһидә», Мөнирә Сафинаның «Ай Сылуы» һәм башка матур әдәбият китаплары да бар. Китап сөючеләрне яңа китаплар укырга 12нче татар китапханәсенә (14/01 йорты) чакырабыз.
Алсу Гыйбадуллина, 12нче татар китапханәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев