28 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Әсәрләрдә – тормыш һәм язмыш
Китапханәбезгә кайткан яңа китаплар киштәләргә урнашып өлгерә алмый, укучыларыбыз аларны шул мизгелдә алып бетерә. Бигрәк тә тормыш турындагыларын яратып укыйлар. Чөнки, китапның кайсын гына алма, тормыштан алынган геройлар, аларның төрледән-төрле язмышлары.
-
2022 елга ял көннәре билгеле
РФ Хөкүмәте 2022 елга җитештерү календарен раслады: аерым алганда, Яңа ел яллары 1-9 январьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Аяз – милли җанлы малай
«Адымнар» полилингваль гимназиясенең 6нчы сыйныф укучысы Аяз Әскәров – шәһәребезнең сәләтле балаларының берсе. Язучы, драматург Аяз Гыйләҗев исемен йөрткәнгәдер инде, ул кечкенәдән татар шигъриятенә, нәфис сүзгә гашыйк. Башта балалар бакчасында шигырьләр сөйләп тыңлаучыларны сокландырды. Аннары 33нче мәктәпкә укырга кергәч, җиңү арты җиңү яулады. Портфолиосындагы диплом һәм мактау грамоталары, рәхмәт хатлары бик күп аның.
-
Кояш эфир телерадиоканалларны кабул итүгә йогынты ясарга мөмкинме?
Татарстан Республикасы өстендә көзге интерференция башланды - Кояш нурлары телевизион сигналларга йогынты ясый ала торган күренеш.
-
Кечкенә рәссамның – зур хыяллары
Аның иҗатын инде ике ел рәттән республика күләмендә иң югары бәягә лаек дип табалар. Сүзем, әле күптән түгел генә Татарстанда үткән XII нче ачык арт фестивальдә кабат уңыш казанган яшь шәһәрдәшебез, 52нче мәктәпнең 5 «б» сыйныфы укучысы Камилә Вәлиәхмәтова хакында. Жюри әгъзаларын ул үзенең «Канатлы дусларыбыз» сурәте белән таң калдыра.
-
Субсидияләрне яңадан рәсмиләштерергә мөмкин. Соңга калмагыз!
Агымдагы елның 16 сентябреннән 15 октябренә кадәр торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләрне яңадан рәсмиләштерергә мөмкин.
-
Чаллы хоккейчылары капитан сайлады
«Чаллы» хоккей командасы команда эчендә гомуми тавыш бирү юлы белән капитанны һәм аның ике ярдәмчесен сайлады.
-
Яшь Ленинчылар бульвары югары әзерлек дәрәҗәсендә
Яшь Ленинчылар бульварын төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша. Бу көннәрдә төзүчеләр соңгы элементларны урнаштыралар, шул исәптән кече архитектура формаларын да.
-
Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының «Җиңү юлында» проекты Росмолодежь грантын отты
26 сентябрьдә Казанда Студентлар клублары милли лигасының Бөтенроссия слетын ябу тантанасы узды.
-
Дәниф Шәрәфетдиновка дуэт җырларга Хәния Фәрхи тәкъдим итә? (анонс)
Җырчы Дәниф Шәрәфетдинов татар эстрадасына «Сарман алмагачлары» җыры белән килеп керде. Шулай матур гына барган иҗаты сәламәтлеге какшау сәбәпле, тукталды.
-
Наил Мәһдиев: "Массакүләм чаралар зурлап үткәрелмәячәк"
Кичә кич белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча оператив штаб киңәшмәсе үткәрде.
-
«Чаллы» ХК яңа президент белән танышты
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов хоккей клубының президенты сыйфатында шәһәрнең хоккей командасы белән танышты.
-
«Калфаклы бәйге» бәйрәме искиткеч җылы мохиттә үтте (+фотолар)
«Шәһри Чаллы» газетасы 25 июньдә «Калфаклы бәйге» дип исемләнгән өр-яңа проектка старт биргән иде. Конкурсның шарты – калфак киеп төшкән фотосурәтләрне җибәрергә. Җиңүчеләрне газетабыз сайтында тавыш бирү юлы аша сайладык. 24 сентябрь көнне бәйгенең тантаналы өлеше – бүләкләү бәйрәме узды.
-
Наил Мәһдиев яшь инженерларны бүләкләде
Шәһәр хакиме Татарстан Республикасының машина төзелеше тармагы вәкилләрен сәламләде һәм һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
-
Яр Чаллы шәһәренең Сөембикә проспектында трамвай юлларын капиталь ремонтлау башланды
Сөембикә проспектындагы трамвай юлларын капиталь ремонтлау башланды. Шуңа бәйле рәвештә, 17 октябрьгә кадәр Яшьлек проспектына таба «Боз сарае» тукталышыннан «Сөембикә проспекты» тукталышына кадәр трамвай хәрәкәте туктатылачак.