Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

­Таң­сы­лу­ның кул­ла­рын­нан гөл­ләр “та­ма” (+фотолар)

Шә­һәр­дә та­лант­лы  ба­ла­лар бик күп. Алар -  га­и­лә­се­нең ге­нә тү­гел, мәк­тәп­нең, шә­һәр­нең го­рур­лы­гы. Мул­ла­нур Ва­хи­тов исе­мен­дә­ге 2нче та­тар гим­на­зи­я­се­нең 7нче сый­ныф  уку­чы­сы Таң­сы­лу Га­ни­е­ва шу­лар­ның бер­се.

Таң­сы­лу – Га­ни­ев­лар га­и­лә­сен­дә кө­теп алын­ган тан­сык ба­ла. Шун­лык­тан аның дөнь­я­га аваз са­лу­ын ишет­кәч, ша­гый­рә Зө­ләй­ха Мин­һа­җе­ва ши­гырь яз­ган. Ан­да
”­Фә­реш­тә ка­на­тын җәй­сен,
Син йө­ри­се юл­лар­га.
Тан­сык ба­ла син Таң­сы­лу,
Без бә­хет­ле Син бар­га”,
- ди­гән юл­лар бар.
Таң­сы­лу за­ма­на ба­ла­сы бу­лу­га ка­ра­мас­тан, үзе­нең саф та­тар­ча исе­мен бик яра­та. “Шун­дый ма­тур исем куш­кан өчен әти-әни­е­мә рәх­мәт­ле­мен. Исе­мем­дә сы­лу ди­гән сүз бул­ган­га­дыр ин­де, ми­нем гел ма­тур эш­ләр баш­ка­рып, әти-әни­ем­не сө­ен­де­рә­сем ки­лә”, - ди Таң­сы­лу.
Ул “Ба­ла­чак пла­не­та­сы” ба­ла­лар бак­ча­сы­на йөр­гән­дә үк төр­ле ча­ра­лар­да кат­наш­ты. “Бак­ча фан­та­зи­я­се”, “Каз өмә­се” һәм баш­ка бик күп бәй­ге­ләр­дә приз­лы урын­нар ал­ды. Габ­дул­ла Ту­кай иҗа­ты­на ба­гыш­лан­ган “Мил­ләт­нең моң­лы тур­гае” бәй­ге­се аның хә­те­рен­дә ае­ру­ча ти­рән уе­лып кал­ган. Таң­сы­лу әни­се те­геп бир­гән ки­ем­нән су ана­сы ро­лен ос­та баш­ка­рып бе­рен­че дә­рә­җә­дә­ге дип­лом бе­лән бү­ләк­лән­де. “Ту­кай без­нең йө­рәк­ләр­дә” бәй­ге­сен­дә дә җиң­де ул.
2нче гим­на­зи­я­гә укыр­га кер­гәч тә ак­тив­лы­гын ки­мет­мә­де. Би­ре­дә уз­ган бер ча­ра да аның кат­на­шын­нан баш­ка уз­мый. Дә­рә­җә­ле ку­нак­лар­ны мил­ли ки­ем­нәр­дән ма­тур итеп ши­гырь сөй­ләп кар­шы ала ул. “Экс­прес­сия” бию ан­сам­бле­нә йө­ри. Әле­ге кол­лек­тив сос­та­вын­да рес­пуб­ли­ка һәм Рос­сия бәй­ге­лә­рен­дә дә­рә­җә­ле урын­нар ал­ды. Икен­че рес­пуб­ли­ка фес­ти­валь-бәй­ге­сен­дә өчен­че дә­рә­җә­дә­ге дип­лом бе­лән бү­ләк­лә­де­ләр үзен. Таң­сы­лу­ның ма­тур итеп ши­гырь сөй­лә­ве­нә язу­чы, тел га­ли­ме Фо­ат Га­ли­мул­лин, озак ел­лар Та­тар­стан те­ле­ви­де­ни­е­сен­дә дик­тор бу­лып эш­лә­гән, хә­зер­ге ва­кыт­та Ка­зан те­атр учи­ли­ще­сын­да сәх­нә те­ле укы­ту­чы­сы Эль­ми­ра Хам­ма­то­ва юга­ры бәя бир­де. Аны бер­ни­чә тап­кыр “Иң ма­тур сөй­лә­ү­че” но­ми­на­ци­я­сен­дә  дә бү­ләк­лә­де­ләр.
Таң­сы­лу­ны би­еп-җыр­лап кы­на йө­ри дип уй­ла­ма­гыз. Ул уку­да да сы­нат­мый. Ях­шы бил­ге­лә­ре­нә ге­нә укый:  рус те­ле, ма­те­ма­ти­ка, инг­лиз  те­ле бу­ен­ча он­лайн олим­пи­а­да­лар­да җиң­де.
Таң­сы­лу, та­тар кы­зы һәр як­тан үр­нәк бу­лыр­га ти­еш, дип са­ный һәм ка­мил­лек­нең чи­ге юк ди­гән де­виз бе­лән яши. Ул те­атр сән­га­те мәк­тә­бе­нә дә йө­ри. “Мон­да без­не сәх­нә те­ле­нә, во­кал, бию, фольк­лор сер­лә­ре­нә өй­рә­тә­ләр. Ми­ңа тех­но­ло­гия дә­рес­лә­ре дә ошый. Бит­лек ясап бәй­ге­дә җиң­гән идем”, - ди. Хә­бир Иб­ра­һи­мов­ның “Кил­ме­шәк” спек­так­лен­дә берь­ю­лы каз һәм са­ес­кан роль­лә­рен­дә уй­нап, “Ел уку­чы­сы” ди­гән дә­рә­җә­ле исем ал­ды.
“Ба­ла­га үзен төр­ле як­тан сы­нар­га мөм­кин­лек би­рер­гә ки­рәк. Һө­нәр­лә­рең күп бул­са, ях­шы укы­саң, эш­тән ку­рык­ма­саң, бу кат­лау­лы тор­мыш­та үз уры­ның­ны та­бар­га җи­ңел, - ди Таң­сы­лу­ның әни­се, Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре Ре­зи­дә Га­ни­е­ва. – Ал­лаһ­ка шө­кер, Таң­сы­лу­ы­быз эш­тән ку­рык­мый. Ул һәр эш­не җи­ре­нә җит­ке­реп эш­ли”.
Таң­сы­лу­ның ярат­кан һө­нәр­лә­ре бик күп. Ул би­сер­дан төр­ле бе­лә­зек­ләр, му­ен­са­лар ясый, рә­сем сә­нга­те­нә га­шыйк,  “нок­та” ысу­лы бе­лән кар­ти­на­лар иҗат итә. Төр­ле мил­ләт­нең кур­чак­ла­рын җыя, бак­ча­да чә­чәк­ләр үс­те­рер­гә яра­та. Хы­я­лы – скрип­ка­да уй­нар­га өй­рә­нү.
“Ми­нем мак­са­тым – Таң­сы­лу исе­ме­нә тап тө­шер­ми­чә ма­тур итеп яшәү. Мо­ның өчен ту­ган те­лем-та­тар те­лен оныт­мас­ка, ях­шы әни һәм аш-су­га ос­та бу­лыр­га ки­рәк”, - ди ул.
Таң­сы­лу­да әле­ге сый­фат­лар бар. Ул аш-су пе­ше­рер­гә дә ос­та, кай­нат­ма­лар да әзер­ли. Ре­цепт­лар­ны җы­еп ба­ра, мун­ча се­бер­ке­се дә бәй­ли... “Се­ңе­лем дә, үзем дә те­гәр­гә яра­та­быз. Кы­зым­ны да шу­ңа өй­рә­тә­сем ки­лә”, - ди Ре­зи­дә ха­ным. Таң­сы­лу ки­бет­тән ал­ган ки­ем­нәр­не дә үзен­чә­лек­ле итеп  би­зи икән.
Га­ни­ев­лар га­и­лә­се кыз­ла­ры­ның ту­ган кө­не хөр­мә­те­нә “Таң­сы­лу­да ту­ган туй” дип исем­лән­гән бәй­рәм уз­ды­ру­ны тра­ди­ци­я­гә керт­кән­нәр. “Бу ба­ла­лар ара­сын­да ту­ган­лык җеп­лә­рен ны­гы­ту, ба­ла­лар­ны бер-бер­се­нә якы­най­ту мак­са­тын­нан эш­лә­нә. Хә­зер те­ле­фон­нар­га “чу­мып”, олы­лар гы­на тү­гел, ба­ла­лар да бер-бер­се бе­лән ара­лаш­мый баш­ла­ды бит. Без кы­зы­быз­ның ту­ган кө­нен ел са­ен ту­ган­нар, алар­ның ба­ла­ла­ры, дус­лар җы­е­лып Са­бан туе ке­бек бәй­рәм оеш­ты­ра­быз. Таң­сы­лу ал­дан ку­нак­лар­га ча­кы­ру би­лет­ла­ры җи­бә­рә, бәй­ге, уен­нар­да җи­ңү­че­ләр­гә үзе бү­ләк­ләр әзер­ли. Бу көн­не ба­ла­лар рә­хәт­лә­неп уй­нап, ту­ган­нар ара­ла­шып үт­кә­рә”, - ди Ре­зи­дә ха­ным.
Таң­сы­лу Га­ни­е­ва үзе укы­ган гим­на­зи­я­не, укы­ту­чы­лар­ны, сый­ныф җи­тәк­че­сен, сый­ныф­таш­ла­рын яра­та. “Мин яңа уку елы баш­ла­ну­ын за­ры­гып кө­тәм. Бе­лем­нә­рем­не һәм ос­та­лык­ла­рым­ны арт­ты­ра­сым ки­лә. Ки­лә­чәк­тә кем бу­ла­ча­гым­ны әле­гә әй­тә ал­мыйм, әм­ма хы­я­лым­да йөрт­кән һө­нәр­ләр бар. Жур­на­лист, ар­тист, хи­рург. Хы­ял­лар­га ире­шү өчен ты­ры­шып укыр­га ки­рәк. Ми­нем­чә, нин­ди ге­нә һө­нәр сай­ла­саң да, ту­ган те­лең­не оныт­мас­ка, тор­мыш­та үз уры­ның­ны та­бар өчен ты­ры­шып эш­ләр­гә ки­рәк”, - ди ул.
Таң­сы­лу­ны укы­ту­чы­ла­ры да яра­та. “Аның әни­се Ре­зи­дә без­нең мәк­тәп­тә укы­ды. Без аның бе­лән дә го­рур­ла­на­быз. Хә­зер бу­ын­нар чыл­бы­рын Таң­сы­лу ла­ек­лы дә­вам итә. Ул - хөр­мәт­кә һәм мак­тау­га ла­ек, мө­ла­ем һәм ягым­лы кыз. Аның эчен­дә ну­ры бар ди­сәм дә ял­гыш бул­мас. Аны ярат­мас­ка мөм­кин тү­гел. Ул әдә­би­ят­ны, те­атр­ны, ту­ган тел­не яра­та. Бик ях­шы укый. Ши­гырь­ләр­не җа­нын би­реп, йө­рәк­ләр­гә үтеп ке­рер­лек итеп сөй­ли. Таң­сы­лу­ы­быз  – ли­дер, гим­на­зи­я­без­нең йө­зе. Ул бар­лык ча­ра­лар­да һәр­ва­кыт төп роль­не  уй­ный. Дус­ла­ры өчен дә җан атып то­ра. Бик мил­ли җан­лы ба­ла. Ки­лә­чәк­тә мин аны дик­тор, язу­чы, мил­лә­те­без­не та­ны­ту­чы бу­ла­чак  дип ыша­нам”, - ди Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган мә­га­риф хез­мәт­кә­ре, әдә­би­ят укы­ту­чы­сы Эн­җе Ха­ри­со­ва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр сәләтле балалар

2
X