«Уфалла» арбаларын күп тарттык
Тукай районының Күзкәй авылында үсмер чакларында ук фермага килеп, гомерләре буе терлекчелектә эшләгән Ләбүдә белән Мәсфирә Хуҗиәхмәт кызлары яши. Әтиләре беренче көннәрдән үк сугышка киткән. Әниләре Хәнифә берсеннән-берсе кечкенә биш бала белән калган. Мин аларга фронттан әтиләреннән килгән хатлар белән танышырга, истәлекләрен барларга дип кердем.
– Әтинең төсен дә хәтерләмибез инде. Беренче айларда әнигә өметле генә хатлар язган. Без укый торган түгел – гарәпчә язылган. Күпмедер вакыттан соң хат килү тукталды. Аннары өй тулы балаларның өметен сүндереп, үлде хәбәре килде, – дип сөйләп китте Ләбүдә апа. – Мунча хәтле генә өй, әти өй салырга ниятләп йөргәндә башланган сугыш. Сәкедә тезелешеп йоклыйбыз. Әнине бик сирәк күрә идек. Таңнан эшкә чыгып китә, караңгыда гына егылырдай булып арып кайта. Көндезләрен әби килеп күз-колак була, эш куша. Кесәсендә пешкән олы бер бәрәңге булыр иде, аны бишебезгә тигезләп бүлә. Кышын өй салкын, ягарга утын юк. Яз җитүгә апалар басуга өшегән бәрәңге җыярга баралар. Аны чи килеш төеп, мичтә яисә учакта кыздырып ашыйбыз. Җәй көне бераз рәхәткә чыгабыз: башта кычыткан, аннары балтырган, алабута, чөгендер яфрагы ашыйбыз. Без балаларга ярый әле, гаилә башы, таянырга терәге булмагач, әнигә бик авыр булды. Шулай бер елны салымыгыз түләнеп бетмәгән дип сыерны алып чыгып киттеләр. Биш бала барыбыз да кычкырып елыйбыз. Шул малкай аркасында җан асрыйбыз бит. Җәүдәт абыебыз, ничек кирәк алай, сыерны ычкындырып җибәрде. Ләкин алырга килгән кешеләр тотып малкайны Калмия кешесенә сатканнар дип ишетелде. Әнкәебез җебегән хатын түгел иде – бөтен документларны җыеп, әтинең сугышта үлүе турындагы хатны да алып, Минзәләгә китте (район үзәге шунда иде). Аннан: «Хөкүмәткә юкка рәнҗегәнмен, сыерны алып чыгып китәргә тиеш булмаганнар», – дип кайтты. «Недоимка»ны каплап, әнигә калган акчасын биргәннәр. Шул суммага бик матур кызыл бозау, кәҗә сатып алдык. Башта кәҗә сөте эчеп җан асрадык, аннары бозау үсеп җитте, сыерлы булдык. Әле бит калган түләүләр дә хәттин ашкан: хөкүмәткә 40 килограмм ит, 250 литр сөт, йомырка, 3 центнер бәрәңге тапшырырга кирәк. Сеңлем Мөсфирә белән әнине искә алып, аның чыдамлыгына хәйраннар калабыз. Кайлардан көч алды микән, иренең кайтасы юк, өмет өзелгән, балалар дип тырышкан инде бахыр. Колхоз эшенә карусыз иде: тавыклар карады. Йомыркаларын каргалар алмасын дип без дә көннәр буе шунда урала идек. Аннары ул сарык карады. Аларны бәрәнләтеп, бәтиен имезеп, иртәнге якта сарыкларын савып, көтүгә алып чыгып китәбез. Әнине ял иттерәбез дип кычыткан чокырында сарык көтәбез. Аннары әни безне колхоз басуына ияртеп йөри башлады, чүп утыйбыз, урак урырга өйрәндек. Без утап җыйган үләнне әниләр «уфалла» арбасы белән тартып кайталар. Без хәлдән килгәнчә арттан этәбез. Сыерга кышлык азыкны шулай әзерлибез.
Мөсфирә апа анда-санда гына сүзгә кушыла. Ләбүдә апаның хәтере яхшы, аннары ул олырак та булган бит.
– Бүгенге кеше ышанмаска да мөмкин, – дип дәвам итә ул. – Колхоз сарык асрагач, берзаман районның хәзерләүләр конторасыннан сарык сөте тапшырырга язу килде... Без күргәннәрне сөйләп бетерә торган түгел. Сугыш беткәч тә җиңеллек сизмәдек. Ачлыгына да түзәргә, ризыгын юнәтергә дә өйрәндек, ә менә әтиле буласы килә, берни эшләр хәл юк. Үлде хәбәре килсә дә, өмет сүнмәде. Күктә самолет күргән саен капка башларына менеп, бар көчемә: «Әтине алып кайт!» – дип кычкыра идем. Абзарга кереп, кеше күрмәгәндә, ипләп кенә әти дип дәшеп карыйм. Үзәкләрне өзде ул ятимлек.
Сугыш ятимнәренә бераз пособие бирә башлаганнар. Хәнифә апа аны, балаларының авызыннан өзеп, заемга илтеп түли торган булган. Сугыш чорында тәмам күтәрәмгә калган колхозда да халыкны ашатырлык ризык юк. Колхозчылар көнне-төнгә ялгап «таякка» эшли.
– Ярый әле Җәүдәт абый атлы эшкә ярый башлады. Әни шунлыктан бераз тын алды, – дип сүзгә кушыла Мөсфирә апа. – Бер җәйдә колынлы бияне төнгә чирәмгә арканлагач, колынын бүре буган. Күрше-тирәләр белән бергә аны суеп, итен ашадык. Әни колын өчен бозау түләде.
– Ул чорның авырлыгын сөйләп бетерә торган түгел, – дип дәвам итә Ләбүдә апа. – Безне, буй җиткереп килә торган кызларны, Лаешка урман кисәргә җибәрделәр. Мәсүфә, Сәмигалар белән су басарга тиешле болынны агачлардан чистарттык. Чатнама салкыннарда баракта яшәдек, көнлек норма бирәләр, шуны үтәмичә эш урыныннан китмисең, тамагың тукмы дип сораган кеше юк. Урман кисүдән кайттың да, ял иттең дигән сүз түгел бит әле, тагын да ераккарак – Мәскәүдән 200 чакрым ераклыктагы Калининград өлкәсендә торф чыгардык. Торфлык агач белән капланган. Башта аларны кисеп, трактор арбаларына төяп җибәрәбез. Агач тамырын трактор кубара, без төбен чистартабыз. Шул урыннан торф чыгарып, май белән бутап, брикет ясыйбыз. Авылдан 8-9 кыз эшләдек. И-и, ул авылны сагынулар, бик яшьләр идек бит әле...
Аннары – колхозның терлекчелек фермасы. Мөсфирә дә, Ләбүдә апасына ияреп, сыер саварга килә. Һәм шушы авыр хезмәткә алар 30-40 ел гомерләрен багышлыйлар.
– Зарлануым түгел, – ди Ләбүдә апа. – Ни хәл итәсең, яшьлегебез сугыш чорына туры килде, ил белән күтәрдек ул авырлыкны. Тик менә илебезнең иңнәре тураеп, 77 ел тыныч тормышта яшәсә дә, сугыш ятимнәренә, үсмер чакларында ук тормыш тәртәсенә җигелгән буын кешеләренә һаман да игътибар юк. Габделфәт Сафинның «Уфалла арбасы» җырын тыныч күңел белән тыңлый алмыйм. Ул җыр – сугыш чоры балалары язмышы...
Үземә дә читен булып китте. Бүгенге тормыштан канәгатъ булып, Ходайга шөкер итеп яшәп ятучы Ләбүдә, Мөсфирә апаларның күңел сандыгындагы хатирәләрен кузгаттым. Кичерә күрсеннәр, ә без сугыш чоры фидаилләренең яшәү, хезмәт батырлыгын онытмасак иде.
Тәнзилә Шәйхнурова, Күзкәй авылы китапханәсе мөдире.
Тукай районы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев