Җырчы Иркәне зур сәхнәгә кем чыгарган?
«Ул минем җырлаганны каяндыр күреп алган. Ошаткан», - ди артист.
Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты, «Алтын барс» премияләре лауреаты, Р.Ваһапов фондының «Яңа татар җыры» бәйгесе җиңүчесе Иркә – татар эстрадасының популяр җырчысы. Аның үз йөзе, беркемне дә кабатламый торган репертуары, үз юлы бар.
Җыр-моң дөньясына ул сабый чагыннан ук гашыйк була. Балалар бакчасында, мәктәптәге бер бәйрәм дә аның җырлавыннан башка узмый. Зур сәхнәгә тәүге адымнарын 11нче сыйныфта укыганда ясый.
"Мине Чаллыдан җырчы һәм композитор Виталий Агапов гастрольләргә чакырып алды. Ул минем җырлаганны каяндыр күреп алган. Ошаткан. Каникул вакытларында аның төркеме белән гастрольләрдә йөрдем", - ди җырчы.
Иркә белән тулы интервьюны "Шәһри Чаллы" газетасының җомга саныннан укый аласыз.
Фото Иркәнең шәхси архивыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев