Җырчы Рәфинә Ганиуллина туган көненә язылучыларыннан сәер бүләк сораган
«Бүләгегез икеләтә, өчләтә бәрәкәт булып кире әйләнеп кайтачак», - дип өстәп тә куйган.
4 сентябрь көнне татар эстрадасы җырчысы Рәфинә Ганиуллина туган көнен бәйрәм итте. Шул уңайдан шәхси аккаунтында ул язылучыларыннан сәер бүләк сорап язды.
- Котлауларыгызны шушы картага акчалата кабул итәм! Сез 10, 20, 50, 100, 200, 500, 1000, 5000... сум җибәрә аласыз. Иң мөһиме - чын йөрәктән булсын! Карта номерымны язгач, Рәфинә Рафагатовна К. дип чыгачак. "Туган көнегез белән!" дигән язу да калдырырга онытмагыз. Югыйсә, картама блокировка ясарга мөмкиннәр. Туган көнгә җибәрелгән акча, 1 сум булса да, сезгә икеләтә, өчләтә бәрәкәт булып кире әйләнеп кайтачак. Рәхмәт әйтеп кабул итәчәкмен, - дип язган җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев