Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Адвокат киңәше

Яңа елга ясаган салатны ничә көн сакларга ярый?

Салатларны иң күбе 36 сәгать саклап була, аннары ашарга ярамый.

Туклану сыйфаты буенча белгеч Елена Павлова салатларны иң күбе 36 сәгать сакларга ярый дип саный. Маринадланган, әчетеп тозланган, кыздырылган яшелчәләр салынган салатларны 24 сәгатьтән соң ашарга ярамый.

Чи яшелчәләр, җиләк-җимешләр салаты, винегретлар, ит, ысланган ризыклар салынган салатларны соус салынмаган килеш 18 сәгать, соус салгач 12 сәгать тотарга була.

Әгәр салатка йомырка салсагыз, яраклылык вакыты 6 сәгать була.

Балык, диңгез продуктлары салынган салатларны 12 сәгать эчендә ашап бетерү хәерле.

Белгеч фикеренчә, салатка майонез, май, соусларны ашар алдыннан гына өстәргә кирәк. Шулай ук кыярны да ашар алдыннан гына салу хәерле. Ул да салатны тиз бозыла торган итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт

2
X