Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Язмаларда - язмыш рубрикасы буенча яңалыклар

    • 13 май 2020 - 12:17
      «Эчемдәге серемне сөйләргә теләсәм, ниндидер каршылык килә дә чыга”
      “Авылыбызның бер чишмәсе миңа аеруча якын, – дип сөйләп китте, ике ел элек кенә бакча күршебез булып киткән Наилә апа. Дөресрәге, авылдан бераз читтәрәк ул, урман юлы буенда. Ата-бабаларның чишмәне “Гомерле кое” дип атаулары юктан гына булмагандыр – авылыбызның озын гомерле кешеләре байтак. Гадәттә коены – кое диләр, чишмәне – чишмә. Нишләп “Гомерле чишмә” түгел? Кыскасы, монысына җавабым юк. Иң гаҗәбе, җәйге челләдә дә аның салкын суын эчеп, чирләгәнебезне хәтерләмим.
      183
      0
      0
    • 12 май 2020 - 12:00
      «Бала сөймәс иргә барма икән...» (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)
      Кайткач, татлы итеп йоклаган сабыемның ак биләүләрен сүтеп җибәрдем дә Илназның күзләренә карадым. Ә ул күзләрдә шатлык та, ярату да, сөенеч тә юк иде. Минем аптыраулы карашымны тоеп: «Миңа көндәш туды», – диде.
      213
      0
      0
    • 8 май 2020 - 11:11
      Язмыш “Әни булса, салат эшләгәнгә мине мактаган булыр иде»
      Бөтенләе белән башкалага күченеп киләчәге ул кадәр куркытмады Вәлидәне. Үги әни тәрбиясендә үсеп, үзе дә шушы язмышы кабатлаганы уйландырды.
      771
      0
      1
    • 7 май 2020 - 12:32
      «Тормышта бер генә көн дә рәхәт күрмәдем, нинди каргышлар төшкәндер»
      Авылда Өммегөлсемнең хәленә керүче юк. Аның һәр көн саен салмак адымнар белән авыл урамнарын иңләвен дә бер гадәт кебек кенә кабул итәләр. Бер ноктага төбәлеп, яннарыннан эндәшми, сәламне алмый, сорауларга җавап бирми генә үтеп киткән чакларыннан да ниндидер бер гаеп эзләргә керешәләр. Ә бала-чагалар исә, бөтенләй “сихерче” дип урап узарга тырыша, кыюраклары бармак төртеп үртәп китүдән дә оялмый. Ни өчендер бер генә кеше дә аның хәсрәт белән эчкә баткан күзләренә туры карап, күңел халәтен аңлауны кирәк дип тапмый.
      970
      0
      2
    • 6 май 2020 - 12:56
      «Уртак бала дип өйләнешкән кешеләр идек бит без»
      Мин балалы хатынга өйләндем. Бер тапкыр да өйләнеп караганым юк иде аныңчы. Безнең туганнар арасында минем сыманнар юк. Бар егетләр дә кызларына өйләнделәр, кыз туганнар егетләренә кияүгә чыктылар. Хәзер кеше кешегә бик кысылып бармый. Кем белән кем өйләнешкән икән – белмичә дә калалар. Чөнки артык зурга китеп туйлар оештырган юк бит. Шулай да, миңа әйтүчеләр булды: җан төсле акыллы кызлар тулып яткан заманда, кияүдә булып кайткан, балалы хатын алмасаң инде ул кадәр диделәр.
      827
      0
      0
    • 30 апрель 2020 - 10:08
      «Газиз кызы Камиләсе, атаның үлеменә куанды гына»
      — Әни, мунча өлгерде, әйдә юындырып алып чыгам. – Килененең йомшак кына эндәшкән тавышына Хакимә карчыкны уйлар йомганыннан чыгарды.Ул бүген төн буе керфек тә какмый, чорналып-буталып, төйналеп беткән гомер йомгагын сүтте дә сүтте шул…
      607
      0
      0
    • 29 апрель 2020 - 12:03
      «Үлгән ирем белән каенанам алырга кайтканнар иде, ә мин өлгермәдем…»
      Бу ялларда тагын онкология диспансерын атлап керергә туры килде. Туганыбызга операция ясыйсылар, янында торырга кеше кирәк иде. Машинадан төшеп, эчкә үтүгә моннан 15 ел элек кичергән хисләр биләп алды. Хәер, ул чактагы соры биналар, салкын палаталар, тар коридорларның эзе дә калмаган. Диспансерны бөтенләй яңартканнар. Үзем атлыйм, уйлар теге чакта илтә.
      331
      0
      0
    • 28 апрель 2020 - 13:01
      «Әни, мине беркайчан да калдырып китмәссеңме?»
      Разия әнисе үлгәндә бер яше әле генә тулган кызчык булган. Әбисе сөйләве буенча, әнисен күршеләренең бәйдән ычкынган эте тешләгән. Котырган булганмы-юкмы, кем тикшереп торган инде ул вакытта. әмма хуҗа бу хәлдән соң этен атып үтергән. ә Разиянең егерме яшьлек әнисе берничә атна урын өстендә хәлсезләнеп яткан да җан биргән. Ул биш малайдан соң туган, көтелгән кыз бала булган. Разиянең әбисе бу хәлләрдән соң, йөрәк өянәгеннән, үзе дә чак кына ахирәткә күчмәгән. Җитмәсә әти кеше авылдан билгесез тарафка чыгып киткән. Аны шуннан соң беркем күрмәгән.
      371
      0
      0
    • 27 апрель 2020 - 14:23
      “Әти юк инде. Кырык дүрт яшендә үлде…”
      Таныш-белешләрнең җиткерүе буенча, “чыбыксыз радио” аша ул кызның безгә килеп эшкә урнашканлыгын ишетеп, мин берничә көн көллият хезмәткәрләренә кызыксынып күз ташлап йөрдем.
      272
      0
      0
    • 24 апрель 2020 - 13:55
      "Шайтан каргышы төшкән балагызга!"
      Менә өч көн инде өзлексез яңгыр ява. Тышкы яктан эчкә үтәргә теләгән кебек дулый-дулый яуган яңгырга карап Фаил көлемсерәп куйды.
      295
      0
      1
    • 23 апрель 2020 - 13:24
      «Яраткан иренең китүенә түзгән хатын, бала кайгысыннан акылдан язган иде»
      Надия үзе гел генә яхшы күршеләр турында хыялланды. Үзе күрше-күләннең йомышын екмады. Нәрсә сорап керсәләр – шуны бирде. Элегрәк үзе дә сирәк кенә кергәли иде. Әйе, күрше – ул туганнан да якын, сердәш, ярдәмче. Ишегеңне ачу белән күрше белән очрашасың, барыр җирең булып, урамга чыксаң да – шул күршеләр. Картая авыл, урамнар күп булса да, аларда ялгыз әбиләр дә, өйләнми картайган ир-егетләр генә калып бара. Күрше Мөһим бабайның балалары да күптән үсеп таралышкан. Берсе бөтенләй чит илдә гомер кичерә. Күпне күргән, күпне кичергән олы кеше белән аралашып яшәве бер куаныч иде Надиягә. Бик тату яшәделәр. Мич ашы пешерсә, бабайны чакырып сыйлый, аның киңәшләрен дә тыңлый, бик якын күрә иде. Ул да юк хәзер. Йорт ялгыз калды.
      301
      0
      0
    • 22 апрель 2020 - 11:29
      «Син аны гомер буе сихер астында яшәтер идеңме?»
      Алар аерылыштылар. Унике ел җыйган дөньяларын туздырып, өч балаларын ятим итеп, бар туган-тумачаны, күрше-күләнне, бар авылны шаккаттырып аерылыштылар. Ике генә кеше аптырамады, ахры. Берсе – Рәйлә үзе, икенчесе – Василиса түти. Рәйлә бу көнне унике ел буена куркып, шулай да өметләнеп көтте. Ә Василиса түти хәбәрне ишеткәч кат-кат чукынды һәм болай диде: «Синең хөкемеңдә без мескеннәрең, и Тәңрем. Шулай булырга тиеш иде һәм шулай булды да!»
      224
      0
      0
    • 21 апрель 2020 - 11:11
      «Мәликә имәнеп китте. Анда иконалар, тәреләр тора иде»
      Урамда буран улады. Тәрәзәләргә шакый-шакый, бәрелә-сугыла йөрде дә кинәт тынып калды ул. Мәликә карчык пәрдәсен күтәреп тышка карады. Күршесенең гөлтләп балкыган йорты караңгылыкка чумган иде.
      383
      0
      0
    • 20 апрель 2020 - 11:13
      «Хатын-кыз беркайчан да рәхәт тормыштан хыянәткә бармый…»
      Хыянәт итүче хатыннарны тәнкыйтьләүчеләр күп, әлбәттә. Аларның хәленә керергә тырышучылар гына юк. Булса да, үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр. Ә бит хатын-кыз беркайчан да рәхәт тормыштан хыянәткә бармый…
      358
      0
      1
    • 17 апрель 2020 - 11:19
      «Алтынчы баласы тугач, аның аяклары йөрүдән туктый. Ә табиблар аны өенә озаталар…»
      Алтынчы баласы тугач, аның аяклары йөрүдән туктый. Биш баласын өендә тапкан Фәүзия әбиемә табиблар бу юлы сырхауханәгә ятарга кушалар, алдан ук Малмыждагы бала тудыру йортына илтәләр. Бер атна үтүгә, әбием  борчыла башлый. Бик озак ятты бит инде, өйдәге хәлләрне дә беләсе килә.
      463
      0
      0
    Реклама