Алия Ганиева: «Җиңел булмады, әмма бирешмәдем»
Язмаларда - язмыш

Алия Ганиева: «Җиңел булмады, әмма бирешмәдем»

Милли җанлы, актив тормыш алып баручы эшмәкәр уңышлары, сынаулары, борчулары турында сөйләде.

Милли җанлы, актив тормыш алып баручы эшмәкәр Алия Ганиева турында «Шәһри Чаллы»да 4 ел элек күләмле язмам чыккан иде. Бу вакыт аралыгында аның «Нечкәбил» татар ашлары йортында да, гаиләсендә дә шактый үзгәрешләр булды. Алия белән редакциябездә очрашып, «ВКонтакте»дагы төркемебездә туры эфир үткәрдек. Сүзебез – шәһәрдәшебезнең ирешкән уңышлары, язмыш сынаулары, бүгенге көндә аны нәрсә борчуы турында.

– 4 ел эчендә бизнесыңда нәрсәләр үзгәрде, Алия?

– Бу чорда ирешкән уңышларым белән горурланам. 2023 елны ЗЯБ бистәсендә җитештерү цехы, шуның нигезендә кибет, 2024 елда Ш. Усманов урамында икмәк пешерү йорты һәм кибет, 2025 елда Яшьлек проспектында кибет ачтык. Соңгысы – милли үзәк форматында.

– Анда бабаң бүләк иткән сандык та, чын самавыр да, татар бизәкләре төшкән тәрәзә өлгеләре дә бар.
– Әйе, күңелем шулай теләде. Минем төп миссиям – кешеләрне тәмле ашату гына түгел, милли традицияләрне, телебезне саклау һәм бөтен дөньяга таныту. Чаллыга кунаклар килгәндә, безнең кибеткә дә керә. Аларга ризык кына түгел, ә барыннан да элек эмоцияләр, ниндидер яңа мәгълүмат кирәк. Милли почмагыбызда фотога төшәргә, мәдәниятебез белән танышырга була.

Бу локацияне шәһәрдәшебез, талантлы дизайнер Альбина Якупова бизәде. Балта остасы өлгеләрне ясады, ә Альбина рама эченә барыбызга да балачактан таныш, җылы күренешләр – авыл, бәбкә үләне, казлар, умарта рәсемнәрен төшерде. Гөлфия апа Хәлиуллина ашъяулык, сөлгеләр чигеп бирде. Чүәкләр, самавырлар таптым, үземнең сандыгымны алып килдем.


– Бизнесны көйләп җибәрү, киңәйтү зур тырышлык, вакыт һәм акыл көче таләп итә. Моны ничек башкарып чыктың?
– Минем өчен бу көндәлек эш кебек. Дөрес, кич әле минем гел телефоным шалтырый, төнлә дә сигнализация хәбәр бирергә мөмкин. Шунысы бар, яңа нокталарны ачкач, үземә: «Бу миңа ник кирәк инде? Тормышым болай да әйбәт иде бит», – дигәнем булды. Чөнки йөкләнеш, эш арта. Тик тора-бара кирәкле кешеләр табыла, эш җайга салына һәм матур гына бара.

Ярты еллап вакыт үткәч, рәхмәт хатлары килә башлый. Әйтик, «ДубльГИС»та безнең бар нокталарны да 5 йолдыз белән бәяләгәннәр, Яндекста «яхшы урын» дигән билгебез бар, бәя – 4,9 яки 5. Хәзерге зур көндәшлек шартларында бик яхшы күрсәткеч бу. Шуннан хезмәтебез, тырышлыгыбыз бушка түгел, дигән нәтиҗә ясыйм. Үземә: «Дөрес эшләгәнмен», – дип куям.

– Бүгенге көндә эшмәкәр буларак нинди мәсьәләләрне хәл итүдә авырлыклар очрый?
– Минем кебек уртача эшмәкәрләргә, НДСка яңа күчеп баручыларга быел кертелгән салым реформасы бик авырга төшә. Үсешкә акча да, мөмкинлек тә калмый.

Икенче проблема – кадрлар. Ул мәсьәлә элек тә булган, тик хәзер аеруча кискен тора. Иң көчле, иң актив хезмәткәрләр Алабугага китә. Хезмәт хакы анда 3-4 тапкырга артыграк булырга мөмкин. Ә без андый акча түли алмыйбыз, чөнки ул чагында өчпочмак ике тапкыр кыйммәтрәк торачак.

Өченче проблема – конкурентларның намуссыз эш итүе. Мин закон кушканча эшлим – салымын түлим, Роспотребнадзор таләпләрен үтим, моның өчен шактый акчамны тотам. Ә кайбер коллегаларым салымнан кача, бөтен товарны да касса аша үткәрми, җәмәгать туклануы урыны буларак Роспотребнадзорга теркәлми, гади итеп әйткәндә, өйдә пешереп сатарга мөмкин. Әлбәттә, аларның чыгымнары әзрәк, керемнәре күбрәк, продукциясе арзанрак тора. Сатып алучы бит продукциянең сертификаты бармы-юкмы, цехларда чистамы-юкмы икәнен белми, бәянең түбән булуын гына күрә. Мондый көндәшләр белән узышта безгә бик авырга төшә.

Сентябрьдән Роспотребнадзорның азык-төлекне җитештерү, саклау, сатуга кагылышлы яңа таләпләре гамәлгә керде. Аның буенча яшелчәләр эшкәртү өчен аерым, итләр өчен аерым бүлмә булырга тиеш. Он, йомырка өчен дә. Бу ризыкның сыйфаты кешенең сәламәтлегенә зыян салмасын өчен эшләнә. Күпләп җитештергәндә бу дөрес. Тик бу шартларны гамәлгә ашырыр өчен өстәмә бүлмәләр, хезмәткәрләр, өстәмә финанслар кирәк. Ә бу продукция бәясенә йогынты ясый.

Аннары чимал бәясе бик артты. Әйтик, тавык итен 280 сумга ала идек, 350гә күтәрелде, хәзер 430 сум булды. Соңгы елларда бәя бертуктаусыз арта кебек. Әлбәттә, клиентларыбыз бу үзгәрешне ничек кабул итәр, акчасы җитәрме дип борчылабыз.


– Син сәламәтлеге чикле бала тәрбиялисең. Авыру да шушы елларда ачыкланды бугай? 
– Әйе, кызымда 3 ел элек көтмәгәндә беренче типтагы диабет таптылар. Балаларым әти-әнием белән диңгезгә киткәннәр иде. «Баланың хәле юк, көйсезләнә, ашамый», – дип шалтыраттылар. Өч көн шулай дәвам иткәч, шикәрен үлчәсәләр – 19 (норма 4-6 ммоль). Баланы Анталия госпиталенә алып киттеләр, бер атна дәваладылар.

Моңарчы ябыгуын спортта нагрузка күп булудандыр, дидек. Су күп эчте, арып, иртә йоклады. Боларның барысын да күрсәк тә, сәбәпләрен аңламый идек. Аннары хастаханәләрдә күп яттык, бу авыру тугач ук яки 2-3 яшьтә дә үзен белгертергә мөмкин икән. Андый балалар еш елый, аларның гел баллыны ашыйсы килә. Әти-әниләр шушы билгеләргә игътибар итәргә тиеш.

Диагнозны белгәч, табиблар инсулин терапиясен башлады. Әлхәмдүлилләһ, бу ысул миллионлаган кешене үлемнән коткара. Хәзер баланың хәле тотрыклы, ул үзе дә нәрсә ашаганнан соң күпме инсулин кадарга кирәклеген белә, яшьтәшләре белән беррәттән укый, түгәрәкләргә йөри, биатлон белән шөгыльләнә.


– Ә синең тормышың ничек үзгәрде?
– 180 градуска. Без зур стресс кичердек, әни аеруча борчылды, үзен гаепле хис итте, беренче көннәрдә гел елый иде. Күп ата-аналар шундый хисләр кичерә, тик авыру бездән тормый, бу – генетика. Диагноз белән яшәргә өйрәнергә кирәк, без дә шулай иттек.

Бала белән бергәләшеп диетага утырдык. Инсулинны дөрес итеп кадарга өйрәндек – аның дозасы һәрвакытта бер үк күләмдә түгел, көн саен, хәтта көндез бер, төнлә икенче төрле. Шикәрне контрольдә тотарга кирәк. Мәктәпкә үзе белән ашарына салам, тренировка алдыннан ашатам, шикәрен тикшерәм, кайткач тагын тикшерәм. Ризыкны үлчәүгә салып, углеводлар күләмен үлчибез. Өйдә инсулин, датчиклары булырга тиеш. Җыеп әйткәндә, бу – зур бер эш.

– Син хәзер үз тәҗрибәң белән дә уртаклаша аласыңдыр?
– Әйе. Безнең ситуацияне белгәннән соң әле бер танышым, әле икенчесе: «Баламда шикәр чире таптылар», – дип елап шалтыратты. Кайгыдан кеше югалып кала, чөнки информация аз, табибларның тәфсилләп аңлатырга мөмкинлекләре юк. Сораулары булганнар миңа яза ала. Чаллыда мондый пациентларның аралашу урыннары, төркемнәре бар. Ноябрь аенда алар өчен зур бәйрәм үткәрелә.

– Барысына да ничек өлгерәсең?
– Кайчагында үзем дә аптырыйм. Беренчедән, безне тик тормаска өйрәттеләр. Моңа зыян салучы – телефон. Кайвакыт, ардым, дип утырабыз да шуңа тотынабыз, вакыт исраф ителә. Икенчедән – дисциплина. Эшлисе эшләремне алдан ниятләп куям, календарьга билгелим. Ә башыңда тәртип булса, ул гамәлләреңдә дә чагыла.

Өченчедән – шөкер, балалар үсеп килә. Кызым Мәрьямгә – 12, Закирга 15 яшь. Беренче вакытларда авыр иде – үзем онын да алам, чәк-чәкне пешерәм, өям, илтеп бирәм, балаларны да карарга кирәк. Хәзер дә аларны укырга илтәм, чөнки авылда яшибез, мәктәптән соң тренировкаларга алып барам, тик бу инде күпкә җиңел. Аннары аларны көткән арада әллә никадәр эшне башкарып чыгарга өлгерәм. Дүртенчедән, хәзер командам да бик көчле.  

– Ничек ял итәсең?
– Кабатлап әйтәм инде, командама таянам, алар мине шимбә-якшәмбе ял иттерә. Атнасына өч тапкыр спорт залына йөрим. Кемдер әйтә, спорт белән шөгыльләнергә хәлем юк, ди. Киресенчә, ул – генератор кебек, тән язылганда көч тә керә, баш та ял итә. Аннары мин урманда йөрергә, су буйларына төшәргә яратам. Җәяү йөрү дә күңелгә шифа бирә. Күпчелек безнең тән түгел, башыбыз ара бит.

Вакытында йокларга яту, дөрес туклану да кирәк. Театрга да барам, сәяхәтләргә дә. Сеңлем Лилия дә эшмәкәр, аның да ике бала. Бергәләп 2-3 көнгә якындагы шәһәрләргә барып кайтабыз – Алабугага, Ижауга. Шул вакыт эчендә әллә никадәр эмоцияләр туплыйсың. План корсаң, боларның барысын да эшләп була. Миндә «выгорание» юк.

– Тормышыңның бу мөһим өлешләреннән тыш, син әле радиотапшырулар да алып барасың.
– Белмим, Чаллыдан читтәгеләр дә безнең кебек ярата микән ул «Күңел»не?! Шәхсән минем өчен ул беренче урында. Шуңа анда сөйләргә хыяллана идем. Ризык белән эшләгәч, ул хакта информацияне күп беләм, интернетта аккаунт алып барам, анда да эзләнергә туры килә.

Тәҗрибәм белән уртаклашасым килеп, радиога шалтыраттым. Тәкъдимемне хупладылар, «Сыйлы йорт» дип аталган программам бар. Ул инде өченче сезон бара. Башта татар халык ашлары, аннары төрле ризыклар, аларның атамасы, файдасы, безнең илгә ничек килүе һәм башкалар турында сөйләдем. Быелдан эфирда шәһәребездәге туклану оешмалары җитәкчеләре белән очрашырга уйлыйбыз.


– Чаллыда «Энҗе бөртеге» дип аталган татар китабын яратучылар клубын да оештырдың. Бу идея башыңа ничек килде?
– Хәзер бик сирәк кеше китап укый. Аеруча татарча. Шуңа андый клубның эшләячәгенә шикләнүчеләр дә булды. Ә минем хыялым – үз ишләрем белән, туган телемдә, күңел теләгән темаларга рәхәтләнеп сөйләшү иде. Бу идеяның форматын маркетолог, социаль челтәрләр буенча белгеч Илсөяр Баязитова белән уйлаштык та, клуб оештырырга булдык – айга бер тапкыр җыелышып, бер әсәр буенча фикер алышабыз. 52нче мәктәптән татар теле укытучысы Алия Корбанова да ярдәм итте – ул әсәрләрне, авторның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлатты.

Башта кеше килерме, юкмы дип борчылдык. Килделәр. Иң авыры – китапны укып чыгарга кирәк, анысын да, шөкер, башкарып чыгалар. Килгәч, фикеремне татарча әйтә алмам, дип борчылучылар булды. Гаҗәп, тик алар бер сәгать эчендә үзебезчә сөйләшә башлыйлар. Арабызда психолог та, программист та, хисапчы да, башка һөнәр ияләре дә бар, безгә бер-беребез белән кызык.

«Энҗе бөртекләре» өченче сезон эшләп килә. Сентябрьдә каникуллардан соң әле җыелып бетә алмабыз, дигән идем, килсәм – бер буш урын да калмаган. Очрашу тәмамлангач та таралыша алмадык, сөйләшеп туймадык.

 

Алия Ганиева белән туры эфир язмасын моннан карарга була:


Нет комментариев