Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Әни хастаханәдә вакытта әти үги әни алып кайтты»

Гөлзар Гыйльманова-Фәхретдинова язмыш сынаулары турында сөйләде.

Гөлзар Гыйльманова-Фәхретдинованы Чаллы шәһәре мәдәнияте өлкәсендә эшләүчеләр яхшы белә. Ул озак еллар Мансур Кашапов җитәкчелегендәге халык театрында спектакльләрдә уйнады, Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында администратор булып эшләде. Кайда гына эшләсә дә, нинди генә сынаулар кичерсә дә, кешелек сыйфатларын югалтмады. «Ул – чын кеше. Гөлзарны ашыгыч ярдәм, коткаручы дисәң дә ярый, чөнки кемгә ярдәм кирәк, ул шунда», – ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева. 

Үги әни белән дә яшәп алган

Тормышында күпне күрсә дә, беркайчан да зарланмый ул. Ул – оптимист. «Исемем гарәп теленнән алынган, чәчәкләр, гөлләр ярата», – дигәнне аңлата. Үземә туры килә. Авылда да, бакчада да, хәтта үзем яшәгән йорт янында да чәчәкләр үстерергә яратам», – ди ул. 
Аңа әлеге исемне олыгаеп кына гаилә корган әтисе Әхмәтзыя куша. Гаиләдә беренче бала булганлыктан, кыз әнисенең генә түгел, әтисенең дә төп ярдәмчесе булып үсә. Печән чабарга, урман кисәргә һәм башка эшләргә гел әтисе белән йөри.

Үсә төшкәч тә гел әтисе янында кайнаша. Сигез яшендә Гөлзарның әнисе Асия җитди чирләп 13 ай хастаханәдә ята. Кыз ул чакларда әтисенә ике энесен тәрбияләшергә дә булыша. «Бер елдан артык хастаханәдә яткан әнием янына хәл белергә баручы да булмаган бит», – ди ул бүген уфтанып. Мөгаен, әнә шул вакытларда аңарда сәламәтлек саклау хезмәткәре булу теләге тугандыр да.

– Әни хастаханәдә вакытта әти үги әни алып кайтты. Берничә ай үги әни белән яшәдек. Бәхетебезгә, әниебез терелеп кайтты. Тагын ике энекәшебез туды. Үги әни дә авырга узган иде. Ул бездән китте, соңыннан авыры төшүен белдек, – дип Гөлзар авылда үткән балачагын искә төшерде. 
Шулай итеп, ул әти-әнисенә ике генә түгел, дүрт энесен үстерешергә булыша. Бер энесе күптән түгел коронавирус чиреннән үлеп китте. Калган өч туганын ул бүген дә аналарча кайгыртып яши. 

Язмышын мәдәният белән бәйли

Кешеләрне савыктыру теләге көчле булса да, язмыш аңа башка юлны сайлаган. «Әти-әнинең хезмәт хакы аз. Дүрт баланы укытасы, башлы-күзле итәсе бар. Шуңа күрә 18 яшемдә Чаллыга киттем, 47нче урта һөнәри белем бирү училищесында бер ел укып, буяучы һөнәрен алдым да төзелештә эшли башладым», – ди ул яшьлек елларын искә төшереп. Ул күренекле төзүче, абруйлы җитәкче Марат Бибишев җитәкләгән оешмада эшләп, Чаллыдагы бик күп объектларны бизәүдә катнаша. 

Мәктәптә укыганда ук олылар белән бергә спектакльләрдә уйнаган кызның күңеле гел сәнгатькә, театрга тартыла. Кызның теләген Аллаһы Тәгалә ишетә. Бервакыт халык театрының режиссер ярдәмчесе Илья Аверьянов кызлар тулай торагына артистлар эзләп килә. Шуннан соң Гөлзар Мансур Кашапов җитәкчелегендәге халык театрына барып, сәхнәдә уйныйсы килү теләген җиткерә. Кызны театрга чакыралар. 

– Кичке бишкә кадәр төзелештә эшлибез, тулай торакка кайтып ашыйбыз да, һәркөнне сәгать алтыга театрга репетициягә йөрибез. К.Тинчуринның «Американ» спектаклендә беренче ролемне уйнадым. «Бишбүләк» спектаклендә – Маһинур, «Тормыш бусагасында» – Ләйлә, Диләрә... 15 ел дәверендә төрле холыктагы бик күп образлар тудырдым. Тамашачылар аларны яратты. Чөнки Мансур абый бик оста режиссер иде, артистның талантын, мөмкинлеген бәяләп, мөстәкыйльлек тә бирә иде. Без үзебез дә сынатмадык. Төрле смотр-бәйгеләрдә катнаштык. Татарстан шәһәр-районнарыннан кайтып та керми идек. Хәтта Мәскәү Кремлендә дә чыгыш ясадык. Бик күңелле чаклар иде ул. Фатирларда яшәдек. Мансур абый балык тотарга ярата иде. Кая барсак та, сәхнәгә декорацияләр куюга балыкка китә, икенче көнне ул тоткан балыкларны алып, башка авылга китәбез, – дип искә алды героем артист чакларын. 

Кияүгә чыккач авырлы чагында да, бала тапканнан соң да спектакльләрдә уйнап йөри әле ул. Дөресрәге, ул герое тормышы белән яши. Юкка гына «Замана Фәрхәтләре» спектаклендәге Ширин роленнән соң аны бик озак вакыт Ширин дип йөртмиләр. Ә бу артист өчен иң зур бәя. 

Гөлзарны Башкортостан театрының бер режиссеры үзләренә эшкә чакырган, Алабуга мәдәни-агарту училищесына, Казан мәдәният-сәнгать институтына керергә дә кыстаганнар. Юкса, аның белән бергә халык театрында уйнап йөргән Булат Сәләхов, Фәнүсә Сәләхова читтән торып институт тәмамлап, театрда эшлиләр.

«Мин алар өчен сөенәм. Үзем дә гомерем буена артистлар белән эшләдем. Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында 25 елдан артык эшләү дәверендә бөтен артистлар белән дуслаштым. Хәзер дә хөрмәт итәләр», – ди ул. 

Сүз уңаеннан, бер елны мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмендә аны «Һөнәргә тугрылык» номинациясендә хөрмәтләделәр. 

Кешеләргә ярдәм итүдән канәгатьлек ала

Гөлзар ханым кешеләргә ярдәм итүне үзенең девизы иткән. Аның ярдәме тигән кешеләр Чаллыда шактый. Режиссер Мансур Кашаповның хатыны чирләп киткәч, аңа да булышкан ул. Аннары шагыйрә Энҗе Гайфетдиновага урын өстендәге ире Гамирны карашырга ярдәм иткән. Шигъри җанлы Энҗе апа иренең вафатын авыр кичереп, үзе дә чирләп, аяктан егылды. Биш елдан артык урында яткан Энҗе апа янында да Гөлзар ханым булды. «Энҗе апа теләсә кемне кабул итми иде, кызы Резидәгә кирәк вакытта гел булышырга тырыштым. Ул командировкаларга киткәндә әнисе янында мин кала идем. Кешеләргә ярдәм итү миңа канәгатьлек бирә. Балаларым: «Әни, әле ярый медицина хезмәткәре булмагансың, хастаханәдән кайтып та кермәс идең», – диләр. Балаларыма да, туганнарыма да гел ярдәм итәм», – ди ул. 

«Аллаһка шөкер, улымның чирен җиңдек!»

Гөлзар Фәхретдиновага быел 72 яшь тулды. Лаеклы ялга чыккач, Боз сараенда администратор булып эшләде. Анда эшләгәндә биш ел буе эштән кайткач һәм ялларында Мәйданны Сабантуена әзерләргә дә ярдәм итте әле ул. Бүгенге көндә Боз сараенда төнге директор вазифаларын башкара. Үзенә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп, җаваплылык белән башкарганы өчен гел чакырып торалар үзен. Эштән бәхете була аның, тик шәхси тормышында гына кара полосалар чыгып тора. Гаилә корып, аерылышулар ачысын да татырга туры килгән. 

– Ә мин үземне бәхетсез дип санамыйм. Аллаһы Тәгалә миңа син үзең дә көчле, көчсезләргә ярдәм ит дип шундый ирләрне биргәндер. Алар күңелле тормышны үз иттеләр, спиртлы эчемлекләр яраттылар. Мин аларга карап төшенкелеккә бирелмәдем, берничә җирдә эшләп ике баламны үстердем. Аллаһка шөкер, кызыма өч оныгымны да үстерешергә булыштым. Ә ир дигәннәрем күптән гүр ияләре булды», – ди ул. 

Шөкер, кызы Лариса әнисенә кыенлык китермәде. Гөлзар ханым үзенең сәламәтлек саклау өлкәсендә эшлисе килү хыялын кызында тормышка ашырды. Лариса медицина көллиятен тәмамлап, аннары тагын белемен күтәреп, 2нче, 5нче һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшләде. Ире Марсель белән әнисенә өч онык бүләк итте. Айдар КАИны тәмамлап, бүгенге көндә Мәскәү янындагы бер шәһәрдә хәрби заводта эшли. Аның энесе Илдар – КАИ студенты. Миләүшә бишнче сыйныфта укый. 

Гөлзар ханымның улы исә бераз проблемалы булды. Берара җитди авырады. 

– Беркем дә тормышымда шундый хәл булыр дип уйламый. Улым чирләгәч, елый-елый таныш табиб янына бардым. Ул: «Елама, мондый чирле бала синдә генә түгел. Сәламәт яшәү рәвеше алып барса, табиблар кушканны эшләсә, 100гә кадәр яши ул», – диде. Шуннан соң үземне кулга алдым, улыма: «Авыруың турында беркемгә дә сөйләмә. Аны син, мин һәм Аллаһы Тәгалә генә белә. Мин сине дәвалыйм. Миңа ышан!» – дидем. Улым белән бергә катлаулы юлларны үттек, яшәү белән үлем арасынла да калдык, әмма төшенкелеккә бирелмәдек. Аллаһка шөкер, чирне җиңдек, улым 41 яшькә җитте, аның кебекләрнең күбесе күптәннән гүр иясе инде, – дип елый-елый сөйләде ул тормышының авыр вакытларын.

«Мин тормыштан зарланмыйм. Сынаулар кешене чыныктыра гына. Мин өйдә эшсез утырсам чирли башлыйм. Миңа кешеләр белән аралашырга, хәрәкәт һәм кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен авыру кешеләргә, янгыннан йорт-җирсез калган кешеләргә мөмкинлегемнән чыгып акча күчерәм. Баламны дәваларга көч һәм ярдәм биргән өчен Аллаһы Тәгалә рәхмәтле булып, яңа туган көнгә сөенеп яшим», – ди ул. 

P.S. Язма газетабызга әзерләнгәндә кайгылы хәбәр килеп иреште. Гөлзар ханымның улы Ленар вафат булган. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын, әнисенә, туганнарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. 

/ Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига балалар