Татарстанда вакцинация буенча телеграм-бот эшли башлады
Татарстанда Covid-19 вакцинациясе буенча телеграм-бот эшли башлады. Аның ярдәмендә республика халкы үз шәһәрләрендә яки районында вакцинациянең якындагы пунктын табарга, вакцинациягә язылырга, вакциналар турында еш бирелә торган сорауларга җавапларны өйрәнергә, шулай ук якыннары һәм дуслары белән мөһим мәгълүмат белән уртаклашырга мөмкин.