Татарстанлылар үз йортларында капремонт булачак датаны телеграм-бот ярдәмендә белә ала
Яңалыклар тасмасы

Татарстанлылар үз йортларында капремонт булачак датаны телеграм-бот ярдәмендә белә ала

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы һәм ТР Төзелеш министрлыгы «Капиталь ремонт» телеграм-ботын эшләтеп җибәрделәр.

Кулланучылар кирәк булган адресны телеграм-ботка кертергә (казанлыларга урамның исемен һәм йорт номерын, башка шәһәрләрдә яшәүчеләргә - шәһәр, урам һәм йорт адресын кертергә кирәк), моңа җавап итеп, әгәр йорт тиешле программага керсә, планлаштырылган капиталь ремонт турындагы мәгълүматны чат-бот җибәрә алачак. Татарстанлылар моның аша  башкарылу елын һәм эш төрләрен дә белә алачак. 
Чат-ботка түбәндәге сылтама буенча https://t.me/kapremont_rt_bot кушылырга мөмкин яисә мессенджер аркылы @kapremont_rt_bot.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


телеграм

Нет комментариев