Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 7нче дәваханәсендә булачак әниләр өчен чат-ярдәм эшли башлады

Яр Чаллы шәһәр поликлиникасының хатын-кызлар консультациясендә булачак әниләр өчен чат-ярдәм эшли башлады. Монда йөклелек буенча күзәтелә торган пациентлар WhatsApp аралашу төркеменә дә өстәлергә мөмкин.

Чатлар һәр участокта да булдырылган. Мессенджер булачак әниләргә табиб һәм акушерка белән элемтәдә калырга мөмкинлек бирә, бу бигрәк тә пандемия чорында аеруча мөһим.
Чатта булачак әниләр үз хәлләре белән уртаклашалар. Сораулар туса, акушерка һәм табибка шәхси хәбәрләр җибәрәләр. Үз пациентлары белән элемтәдә тәүлек буе калып, табиблар аларның халәтен ерактан да контрольдә тота.
Әгәр дә авырлы хатынның хәле начарлана икән, температура, йөткерү яки башка симптомнар барлыкка килә икән, пациентны карарга мобиль бригада чыга (табиб-акушер-гинеколог, участок терапевты).

Яшәгән йортта анализлар алу үткәрелә, шул исәптән диагностика да. Әлеге алым хатын-кызны дәвалауда оперативлык һәм үз вакытында дәвалау мөмкинлеген бирә, бу аның сәламәтлеге өчен төп нигез булып тора.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина социаль челтәрләр телеграм