Яңа китап тег белән яңалыклар
-
Китаплары күңелгә хуш килде
Шәһәребездәге “Алтын ай” гипермаркетында зур гына бер залда китап кибете урнашкан. Билгеле инде, урысча китаплар тезелгән киштәләр арасына берничә исемдәге татар китаплары куелган бәләкәй генә киштә дә кереп кысылган. Татар китаплары киштәсе дисәк тә, андагы китапларның шактыен татарчадан урысчага тәрҗемә ителгән китаплар тәшкил итә. Марат Кәбировның “Киллер”, Эльвира Фатыйхованың “Шаманнар артыннан сәяхәт” китапларына күз төште.
-
“Үз җиремдә - үз телем” (яңа китап)
Мәскәү Татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Җамалиев безгә “Үз җиремдә - үз телем” китабын бүләк итте. Әлеге үзенчәлекле китапны һәм “Аксу” продюсерлык үзәге чыгарган. Мәскәү татар штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев бу басманы татар халкының үсеш стратегиясенең аерым томы итеп күз аллаган. Ул әлеге китапны бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татарлар өчен маршрут картасы дип атады. “Һәр оешма, гаилә, төркем анда үзе өчен файдалы һәм кызыклы мәгълүмат таба ала”, - ди ул.