Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Китаплары күңелгә хуш килде

Шәһәребездәге “Алтын ай” гипермаркетында зур гына бер залда китап кибете урнашкан. Билгеле инде, урысча китаплар тезелгән киштәләр арасына берничә исемдәге татар китаплары куелган бәләкәй генә киштә дә кереп кысылган. Татар китаплары киштәсе дисәк тә, андагы китапларның шактыен татарчадан урысчага тәрҗемә ителгән китаплар тәшкил итә. Марат Кәбировның “Киллер”, Эльвира Фатыйхованың “Шаманнар артыннан сәяхәт” китапларына күз төште.

Марат Кәбировның язу стиле ошый миңа, аның язган җөмләләре артына тормышыбызның проблемалы хәлләре бик оста яшерелә. Шуңа да “Киллер”ны кызыксынып, бер утыруда укып чыктым.
Эльвира Фатыйхованың китабы турында да фикерем уңай. Без бит кайдадыр яшәп ятучы аз санлы халыкларның тормышын белмибез. Ә Эльвира үзенең Хакасиягә, Тыва республикаларына, Казахстан белән Кыргызстанга сәяхәтен мавыктыргыч итеп сүрәтли алган. Әлеге халыкларның тормыш-көнкүрешләре, гореф-гадәтләре турында моңарчы уйлаган да юк иде, китапны укыганда гаҗәпләнеп, кайбер урыннарын кабат-кабат укыдым. Татар халкы тормышы рәвешен, гореф-гадәтләрен шул халыкларныкы белән чагыштырып карагач, үзебезнең тормыш уңайлырак икән бит дигән фикергә килдем. Кыскасы, “Шаманнар артыннан сәяхәт” китабы да укырга бик тә кызыклы булып чыкты.
Җәүдәт ХАРИСОВ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа китап

2
X