Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2016 елда шәһәребездә капиталь төзекләндерү планлаштырыла

2016 елда шәһәребездә берничә проспектны, квартал эчендәге һәм сәнәгать зонасына керү юлларын капиталь төзекләндерү планлаштырыла. Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин хәбәр итүенчә, яңа елда Чулман һәм Муса Җәлил исемендәге проспектлар да яңартылачак. Моннан тыш, шәһәрдәшләребезнең күпспанлы гозерләрен искә алып, 9нчы мәктәптән Суар бистәсенә кадәр юлны төзекләндерергә дигән карар кабул ителде....

2016 елда шәһәребездә берничә проспектны, квартал эчендәге һәм сәнәгать зонасына керү юлларын капиталь төзекләндерү планлаштырыла. Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин хәбәр итүенчә, яңа елда Чулман һәм Муса Җәлил исемендәге проспектлар да яңартылачак. Моннан тыш, шәһәрдәшләребезнең күпспанлы гозерләрен искә алып, 9нчы мәктәптән Суар бистәсенә кадәр юлны төзекләндерергә дигән карар кабул ителде. Шулай ук Промкомзона территориясендәге эшләрне төгәлләү күздә тотыла. Әлеге проектка моношәһәрләр федераль программасы буенча 400 млн сумнан артык акча бүленә.

Шунысын да әйтергә кирәк, 2015 елда Яр Чаллыда урам юлларын норматив халәткә китерү өчен 1 млрд 625 млн сум сарыф ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев