Ашыгыч ярдәм күрсәтәләр
Ай башыннан көннәр бик кызу тора. Температура 35-40 градуска кадәр җиткән вакытлар да бар. Һава температурасы гаять югары булган мондый көннәрдә төрле хроник авырулар кискенләшергә мөмкин. «Бигрәк тә йөрәк-кан тамыры системасы авырулары булган, матдәләр алышы бозылган кешеләргә саклану мөһим. Аларда гипертоник кризис, инфаркт һәм инсульт барлыкка килү куркынычы арта», - ди белгечләр.
Сәламәтлек какшауның сәбәбе - температура алмашының начарлануы. Кешенең тән температурасы организмда барлыкка килгән җылының тышка бүленеп чыгуына бәйле. Артык эсседә, тән кайнарлыктан арына алмый - организм чамадан артык кыза. Калын, караңгы төстәге, синтетик тукымадан тегелгән киемнәр, физик көч, сусызлык, баш киемсез йөрү хәлне тагын да кискенләштерә.
Шәһәребездә эсседән зыян күреп, табибларга мөрәҗәгать итүчеләр бармы соң? Җәйге матур көннәрне хастаханә түшәгендә үткәрмәсен өчен нишләргә? Әлеге сораулар белән без ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе мөдире Фәнүзә Поповага мөрәҗәгать иттек.
- Фәүзия Шакирҗановна, кояш сугып ярдәм чакыручылар күпме?
- Җәй дәвамында кызудан зыян күреп дистәләгән кеше ашыгыч ярдәм чакыртты. Шөкер, барысына да ярдәм итә алдык. Эсселек аркасында башка чирләре кузгалган кешеләр дә бик күп шалтырата. Көненә шундый 600ләп авыру теркәлә.
- Белгечләр кояш һәм эссе сугу икесе ике нәрсә ди. Алар ничек аерыла?
- Эссе сугу, ягъни билгеле бер факторлар йогынтысында (шул исәптән кояш нурларыннан) тән температурасының күтәрелүе. Аның беренче билгеләре булып хәлсезлек, кәеф китү, арыганлык, баш авырту, йокымсырау, тамак кибү, тәннең чамадан тыш тирләве һәм кызаруы, пульсның һәм сулыш алуның ешаюы санала. Алга таба тән температурасының 39 градуска кадәр күтәрелүе, баш авыртуның көчәюе, баш әйләнү, колак шаулау, күңел болгану, косу, тагын да нык тирләү күзәтелә. Кан басымы төшә, сулау ешлыгы кими. Вакытлыча аңны җую, тәнне көзән җыеру да күзәтелергә мөмкин. Соңгы чиктә кеше тирләми башлый, тән тиресе кибә. Әгәр зыян күрүчегә ашыгыч ярдәм күрсәтмәсәң, кеше комага китәргә, хәтта үлергә мөмкин. Ә кояш сугу - кояш нурлары тәэсирендә үзәк нерв системасына, баш миенә зыян килү ул. Кояш сугу урамнан кергәч 6-8 сәгатьтән соң да күзәтелергә мөмкин. Аның беренче билгеләре: хәлсезлек, үзеңне иләс-миләс хис итү, югары тән температурасы (40-41 градус), тән тиресе пешү, баш әйләнү, колак шаулау, күз аллары караңгылану, күңел болгану, косу,борыннан кан китү. Алга таба куллар, аяклар ойый. Кеше агара, салкын тир чыга. Тиз арада ашыгыч ярдәм күрсәтергә кирәк. Ике очракта да кешене кичекмәстән җиләс урынга чыгару шарт. Башы югарырак булырга тиеш. Кысып торган киемнәрен салдрырга, бушайтырга. Ушында булган очракта салкын су эчерергә. 0,5 чәй кашыгы тозны ярты литр суга салып ясалган су яки каты итеп ясалган чәй бирү дә яхшы. Башына юеш чүпрәк куярга, башын чылатып торырга, мөмкинлек булса, тәнен юеш тукыма белән урарга, култык астына, аяк арасына салкын су тутырылган шешә куярга кирәк. Аңын югалткан очракта тын юлларын, теле тамакны капламаганмы, дип тикшерергә кирәк. Нашатырь спирты парын иснәтергә мөмкин. Һәм ике очракта да кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырырга яки зыян күрүчене хастаханәгә озатырга кирәк.
- Кызу яки кояш сукмасын өчен нишләргә?
- Безнең халык, бигрәк тә өлкәннәр, җәй көне бакчада. Алар саклык чаралары күрми. Аномаль кызуда кояш астында эшләүдән баш тартырга яки иртә таңда һәм көн сүрелгәч кенә бакчага чыгарга киңәш итәм. Монда иң мөһиме тәнне кызуга күнектерү. Беренче көнне бер сәгать, икенче көнне сәгать ярым, өченче көнне ике сәгать эшләп алсаң, организм кызуга ияләшә һәм сәламәтлекне сакларга булыша.
- Ашыгыч ярдәм хезмәтенә нинди авырулар белән күбрәк мөрәҗәгать итәләр?
- Бер ел элек, ягъни пандемиягә кадәр, мөрәҗәгать итүчеләрнең 50%ын йөрәк-кан тамыры авырулы кешеләр тәшкил итә иде. 30%ы - төрле тән җәрәхәтләре алу, имгәнү, 10%ы - хроник авырулар һәм калган 10% башка төр авырулар иде. Инде елдан артык бу күренеш үзгәрде. Хәзер 50%ы ОРВИ ягъни сулыш юллары ялкынсыну авыруы буенча. 50 яшьтән өлкәнрәкләр күбрәк чакыра. Шөкер, гадәттән тыш режим күзәтелми. Барлык техникабыз да заман талапләренә туры китереп җиһазландырылган. Кичекмәстән операция ясау мөмкинлекләре дә бар. Бригадалар барлык кирәкле әзерлекләрне үткән. Ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе белгечләренең эш үзенчәлеге дә шунда: табиблар бер-берсен алышытыра ала, ә бригадалар өзлексез юлда. Смена буена авырудан авыруга йөреп ярдәм күрсәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев