Шəhри Чаллы

"Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры” - яңа бинада яңа исем

Артистлар: “Бу көнне дә күрдек бит!”

Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы яңа бинага күчәргә әзерләнә. Биредә театраль тамаша белән кунакларны каршы алачаклар. Театр сәнгате яратучыларның шатлыгын уртаклашырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе дә көтелә. Ял көне биредәге эшләр белән шәһәр хакиме Наил Мәһдиев танышты. Бина бик матур. Тамашачыларны фойеда "Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры” дигән язу каршы ала. Артистлар: “Бу көнне дә күрдек бит,”- дип шатланып йөриләр. Яңа бинада яңа спектакльләр карарга насыйп булсын.
Зөлфия ГАЛИМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: