«Бәйләнүдән туктамасаң, этне сиңа өстерәм!»
Чаллыда яшәүче Анжелика Агафоновага мәктәп мәйданчыгында зур эт ташланган. Ул редакциябезгә борчулы мөрәҗәгать белән чыкты. "Шәһри Чаллы" газетасы журналисты мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан, белгечләр белән сөйләште.
– Җәй җитте. Фигурамны тәртипкә китерер өчен саф һавада физик күнегүләр ясарга чыгам. Көн дә иртән яки кич өй янындагы мәктәп мәйданчыгында йөгерәм, скакалкада сикерәм, боҗра әйләндерәм. Минем кебекләр монда шактый, күпләр һава суларга чыга. Балалар футбол, баскетбол уйный.
Шулай бер көнне шомырт, сирень чәчәгенең хуш исләрен иснәп, йөгерү мәйданын берничә тапкыр урадым да, скакалкамны алып бер-ике генә әйләндерүем булды, зур гына этнең миңа таба чабуын абайлап алдым. «Баш бетте», – дигән уй йөгерде. Минем тездән дә калку бу кара эт нәкъ каршымда туктап калды. Артыннан 12-13 яшьлек ике кыз килеп җитте. Куркуымнан кычкырып җибәрдем. «Кызлар, ник шундый зур этне баудан ычкындырдыгыз? Ник аның авызлыгы юк?» – дим. «Безнең эт авызлык кия торган түгел. Прививкалары бар. Нигә әле без аны бауда йөртергә тиеш? Ә менә сезгә котыру чиреннән прививка комачау итмәс иде», – дип дорфа җавап кайтарып китеп бардылар болар.
Мондый хәлгә әзер булмагангамы, әллә тешләрен ыржайтып килгән эт күз алдыннан китмәгәнгәме, кызыйларның сүзләренә җавап бирә алмадым. Өйгә кайтып бераз тынычлангач, интернеттан этләрне кайда йөртергә ярый, кайсылары бауда, авызлыкта булырга тиеш дигән язмаларны айкый башладым, – дип сөйләде шәһәрдәшебез Анжелика Агафонова.
Юрист Руслан Шәймөхәмәтов җавап бирә:
– 2020 елның 1 январеннан гамәлгә кергән 498 санлы федераль закон нигезендә хуҗа этен җәмәгать урыннарында бауда тотарга тиеш. Аларга балалар һәм спорт мәйданчыклары, күпкатлы йорт ишегаллары, подъезд, лифт һәм җәяүлеләр йөри торган башка төр юллар керә. Махсус мәйданчыкларда һәм шәхси йорт ишегалдында гына этне баудан ычкындырырга ярый. Акбаш, америка бандогы, амбульдог, бразилия бульдогы, булли кутта, чиста токымлы алапах бульдогы, бэндог, волкособ, эт һәм бүре кушылмасы, гуль дог, питбульмастиф, төньяк кавказ эте һәм әлеге этләрнең метислары авызлык киеп йөртелергә тиеш. Сәламәтлек саклау һәм белем бирү учреждениеләре территориясенә гомумән эт белән керү тыела. Исерек килеш, шулай ук 14 яше тулмаган балаларның этләрне урамда йөртүе дә закон бозу дип исәпләнә.
Икенче көнне дә шул ук урында кичәге кара доберман һәм итагатьлелекнең ни икәнен дә белмәгән яшь хуҗалар белән очраштык. «Мәктәп территориясендә эт белән йөрергә ярамый. Монда балалар йөгерә, уйный. Этегез аларга ияреп котырып китсә, тотып та калалмыйсыз бит», – дим. Тик болар кичәгедән дә дорфарак сөйләшә башлады. Янәсе, мәктәп директоры монда йөрергә рөхсәт иткән. Әгәр бәйләнүдән туктамасам, этне миңа каршы өстерәчәкләрен дә әйттеләр. Түзмәдем, кызларны этләре белән фото һәм видеога төшердем. Әгәр бу хәл тагын кабатланса, полициягә хәбәр итәргә уйлыйм.
Мине бер сорау борчый: ни өчен әти-әниләре балаларын шундый зур эт белән йөрергә чыгара? 12-13 яшьлек кыз баланың мондый этне тыя алуы да икеле. Бер-бер хәл була калса, ата-ана үзе җавап тотачак бит. Олыларны хөрмәт итмәүләрен әйтеп тә тормыйм инде», – ди Анжелика.
Мондый очракта нишләргә?
Хокук бозучы эт хуҗалары хакында шәһәр администрациясенә хәбәр итәргә була. Шулай ук «электрон кабул итү» сервисы аша да мөрәҗәгать итү каралган. Хокук бозучыларны фото һәм видеога төшерергә онытмагыз. Дәлилләр һәм коллектив белән язылган гаризалар мәсьәлә чишелешен тизләтә. Әгәр администрация тарафыннан бернинди эшләр дә алып барылмаса, аларга карата дәгъва хаты белән прокуратурага яки башка югары инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә була.
Нинди штрафлар каралган?
Татарстанда этләрне җәмәгать урыннарында баусыз йөрткән өчен 300 сумнан алып 1000 сумга кадәр штраф каралган. Шул ук күләмдәге штраф этне җәмәгать транспортында бәйсез һәм авызлыксыз алып барган өчен дә яный. Этен башка хайваннарга карата котырткан өчен штраф 2500 сумны, кешегә өстергән өчен 5000 сумны тәшкил итә. Җәмәгать урынында дүрт аяклы дустының башкарган йомышын җыештырмаган эт хуҗалары 1000-2000 сум штраф түли. Исерек хуҗалар казнаны 5000 сумга баета. Күпкатлы йортларда күршесе икенчесенең йорт хайванына карата шикаять язса, маэмай хуҗасы 2000 сум акчасыннан колак кагарга мөмкин.
Кем җавап тотачак?
Балигъ булмаган, ягъни 18 яше тулмаган балалар административ хокук бозган очракта, җаваплылыкка ата-ана яки законлы вәкил тартыла. Аларга кисәтү һәм 100 сумнан алып 500 сумга кадәр штраф каралган.
Сүз уңаеннан, бу хакта сораштыру да үткәрдек.
Айзирә Имамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев