Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Этләрне урамда авызлыксыз йөртүгә ничек карыйсыз? (сораштыру)

«Этләрне урамда авызлыксыз йөртүгә ничек карыйсыз?» – дигән сорау бирдек шәһәрдәшләребезгә.

Әлеге сорауга 86 процент кеше авызлыксыз йөртүгә каршы дип, 14 проценты авызлыгы булса, бәйдә булмаса да ярый дип, 5 проценты бәйдә булса, авызлыксыз да ярый дип җавап бирде. 

Алисә Гайниәхмәтова, экономист:

– Мине кечкенә чакта эт тешләде. Шуннан бирле этләргә карата курку калды. Урамда бауда булган этләрне дә ерактанрак урап узарга тырышам. Авызлыгы булса, үземне тынычрак хис итәм.

Гөлназ Капустяг, директор урынбасары:

– Этләрне авызлыксыз йөртүгә гомумән каршымын. Үзем дә куркам, балалар өчен бигрәк тә. Күптән түгел бер сабыйның битенә ябышты бит эт. Урам эте дә түгел әле, хуҗасы бар килеш.

Айнур Корбанов, эшмәкәр:

– Курыкмасам да, зур этләрдән шүрлим. Нинди генә күнектерүләр үтсә дә, эт – эт инде ул. Эткә беркайчан да ышанма, диләр бит. Инстинкт дигән нәрсә саклана. Шуңа этләр бауда һәм авызлыкта булырга тиеш. Тирә-юньдәгеләр өчен дә, хуҗаның үзенә дә куркынычсызлыкны кайгыртырга кирәк. Үз хуҗаларын тешләүче этләр дә аз түгел.

Сүз уңаеннан, этләрне урамда йөртү, аларга авызлык кидерергәме/юкмы, юрист фикерен монда язган идек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев