Чаллыда тагын 3 270 "акыллы" домофон урнаштырылачак
Ел ахырына кадәр Чаллыда тагын 3 270 "акыллы" домофон урнаштырачаклар. Яр Чаллы ЗУЭСы директоры Илдар Нургалиев билгеләп үткәнчә, яңа домофон урнаштыру һәм хезмәт күрсәтү халык өчен өстәмә чыгымнар китермәячәк.
Аны урнаштыру өчен, гомуми җыелыш үткәрү һәм кирәкле документларны рәсмиләштерү өчен, йортка хезмәт күрсәтүче идарәче компаниягә мөрәҗәгать итү дә җитә. Йорт шәһәр инфраструктурасын карап тоту дирекциясе тарафыннан хезмәт күрсәтелгән очракта, бу автомат рәвештә башкарылачак.
Белгечләр тарафыннан барлыгы 730 панель урнаштырылган инде.
"Көзгә без аена 550 панель куюга чыгарга планлаштырабыз", - дип уртаклашты Илдар Нургалиев.
Сүз уңаеннан, "Акыллы" домофоннар турында язган материалларыбызны карый аласыз.
1. Чаллыда 7 мең «акыллы» домофон куелачак
3. Чаллы йортларында «акыллы» домофоннар барлыкка килә башлады
4. Чаллыда «акыллы» домофоннар урнаштыра башладылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев