Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы йортларында «акыллы» домофоннар барлыкка килә башлады

«Акыллы» домофон яңа панель, тавыш сигналы, югары сыйфатта төшерүче камера белән аерылып тора.

Алар ярдәмендә килүчеләрне видеоэлемтә аша күрергә мөмкин. Подъезд ишекләрен гадәти ачкыч ярдәмендә дә, кесә телефонына урнаштырылган кушымта ярдәмендә дә ачарга була. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ишекне интернет булган дөньяның теләсә кайсы почмагыннан ачарга була.
Домофонны теләк булганда шәһәр ашыгыч ярдәм хезмәтләре, муниципаль һәм идарәче компанияләр белән интеграцияләргә мөмкин. Яшәүчеләр ешрак 112 төймәсен сайлый. Шулай ук кунак белән видеоэлемтә буенча сөйләшергә, йорт яны территориясен видеокүзәтү камераларына тоташырга мөмкин.
«Акыллы» домофоннар «Цифрлы икътисад» милли проектын тормышка ашыру кысаларында барлыкка килә. Мондый домофоннар «Имин шәһәр» программасына тоташтырыла.
Яңа домофон халыктан өстәмә чыгымнар таләп итми. Аны урнаштыру өчен, гомуми җыелыш үткәрү һәм кирәкле документларны рәсмиләштерү өчен, йортка хезмәт күрсәтүче идарәче компаниягә мөрәҗәгать итү дә җитә. Йортка шәһәр инфраструктурасын төзекләндерү дирекциясе тарафыннан хезмәт күрсәтелгән очракта, бу автомат рәвештә башкарылачак. Шәһәр инфраструктурасын төзекләндерү дирекциясе белгечләре «Имин шәһәр» челтәренә 30 домофонны тоташтырганнар инде, быел бу санны 162гә җиткерү планлаштырыла.
Мондый домофонга түләү элеккечә 25 сум калачак.

nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар