Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чүп савытлары куйдырдык

Быел Чаллының 88 ишегалдында “Безнең ишегалды” республика программасы буенча төзекләндерү бара. Шул ук вакытта шәһәрдә гап-гади уңайлыклар да тудырылмаган ишегаллары бар.

­“Зяб би­тә­се­нең 18/12 йор­ты кар­шын­да­гы ба­ла­лар мәй­дан­чы­гын­да чүп са­выт­ла­ры юк. Һәр көн мәй­дан­чык­ның бу­ен­нан бу­е­на ком­лык­лар­да чүп-чар ауный. Җы­еш­ты­ру­чы ир­тән җы­еп ал­а, кич­кә та­гын шул хәл. Ни­чә ел­лар шулай. Бы­ел да ур­наш­тыр­ма­ды­лар,"- дип хә­бәр итте безгә газета уку­чы­быз Ләй­лә Мир­за­һи­то­ва.
Шәһәрдәшебезнең әлеге гозерен без “Жилкомсервис” идарәсе җитәкчеләренә җиткердек.
"Кыз­га­ныч­ка кар­шы, мәй­дан­чык­та ял итү­че­ләр чүп-чар­ла­рын юл аша гы­на ур­наш­кан подъ­езд яны чүп са­выт­ла­ры­на ил­теп ату­ны ки­рәк дип тап­мый. Ара­сы бер­ни­чә адым гына югыйсә. Шу­лай да искә алырбыз - без­нең эш ке­ше­ләр­гә уңай­лы яшәү мөм­кин­лек­лә­ре ту­ды­ру,"- ди­де без­гә идарә итү компаниясе генераль директорының үсеш буенча урынбасары Алек­сандр Шу­ра­лев.
 18 ком­п­лекс­ның ТОС җи­тәк­че­се Мәрь­ям Мос­та­фи­на­га да мө­рә­җә­гать ит­тек.
"Чын­нан да чүп са­выт­ла­ры юк. Мин ЖЭК җи­тәк­че­се Ра­ил Га­таул­лин­га да шалт­ырат­тым. Чүп са­выт­ла­ры шу­шы көн­нәр­дә ур­наш­ты­ры­ла­чак, дип җа­вап бир­де ул. "Бер тү­гел, хәт­та ике­не ку­яр­га ки­рәк,"- ди­п килеште Ра­ил Да­мир улы,"- ди­де Мәрь­ям Мос­та­фи­на.
Без бу язманы басарга әзерләгәндә “Жилкомсервис” идарә итү компаниясеннән хәбәр килеп иреште: мәйданчыкка чүп савытлары урнаштырылган.

 

Айзирә ИМАМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация