Депутатларга - бүләкләр
Көн темасы

Депутатларга - бүләкләр

Шәһәр советының III чакырылыш депутатлары соңгы сессиягә җыелып, башкарылган эшләренә нәтиҗә ясадылар.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев 4 депутатка “ТАССРның 100 еллыгы” истәлек билгеләре тапшырды.

Чаллы үсешенә зур өлеш керткән өчен бу бүләккә “Чаллы җылылык челтәрләре” директоры Айрат Зәйнуллин, УКС “Камгэсэнергострой” генераль директоры Альберт Петров, шәһәр үсеше буенча депутат комиссиясе рәисе Сергей Ямашев һәм социаль яклау буенча комиссия рәисе Ләлә Камалетдинова лаек булды.

Фотолар nabhcelny.ru сайтыннан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев