Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Домофоннар алыштырыла

1 апрельдән домофоннарга мәгълүмати технологияләрнең муниципаль үзәге хезмәт күрсәтә башлаячак. Барлык эре идарә компанияләре ("Ремжилстрой", "Мәхәллә", "Электротехниклар" һ.б.) үзәк белән килешүгә кул куйдылар. Мәгълүмати технологияләр үзәге директоры Михаил Бобошко сүзләренә караганда, бик аз йортларга хезмәт күрсәтүче кайбер торак милекчеләре ширкәтләре (ТСЖ) һәм идарә компанияләре генә килешүгә кул куймаган әлегә. Үзәк...

1 апрельдән домофоннарга мәгълүмати технологияләрнең муниципаль үзәге хезмәт күрсәтә башлаячак.

Барлык эре идарә компанияләре ("Ремжилстрой", "Мәхәллә", "Электротехниклар" һ.б.) үзәк белән килешүгә кул куйдылар. Мәгълүмати технологияләр үзәге директоры Михаил Бобошко сүзләренә караганда, бик аз йортларга хезмәт күрсәтүче кайбер торак милекчеләре ширкәтләре (ТСЖ) һәм идарә компанияләре генә килешүгә кул куймаган әлегә.

Үзәк милек хуҗаларыннан кергән һәм өстәмә акчалар исәбенә хәзерге примитив домофоннар урынына барлык подъездларда видеокүзәтүле домофоннар урнаштырып, аларны полициянең терәк пунктларындагы һәм эчке эшләр идарәсендәге пультларга тоташтырырга ниятли. Үзәк директоры ышандыруынча, видеокүзәтүле домофоннарны якындагы 2-3 ел эчендә урнаштыру каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев