Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Ел персонасы» – Яр Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев «Шәһри Чаллы» газетасы версиясе буенча.

Катлаулы елда Наил Мәһдиев шәһәр өчен һәм аның халкы өчен бик мөһим эшләр башкарды.

Ни генә дисәләр дә, Наил Мәһдиевнең Чаллы шәһәренең хакиме итеп билгеләнүе зур табыш булды. Ул килгәннән бирле шәһәр танымаслык булып үзгәрде һәм үзгәрәчәк. Юллар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзекләндерелде. Илдә тиңдәше булмаган яңа мәктәпләр, балалар бакчалары барлыкка килде. Быел гына шәһәрдә бер мәктәп, өч балалар бакчасы, өч спорт корылмасы сафка басты, 30 ел буе хыялланган Чаллы татар дәүләт драма театры яңа биналы булды. Мөселманнар өчен иң сөендергәне: Наил Мәһдиев тырышлыгы белән 28 елдан соң Җәмигъ мәчете төзелеше җанланды. Хаким бу эшкә үзеннән бер миллион сум акча кертте, эре предприятие җитәкчеләрен, эшмәкәрләрне дә җәлеп итте. Аллаһы боерса, бу ел азагына мәчетнең коробкасын  төзеп бетерергә планлаштыралар.

Наил Гамбарович шәһәр урамнарына зур автобуслар җибәрүне дә тәртипкә салырга тырыша. Күптән түгел маршрутларга барлык уңайлыклары булган уртача автобуслар йөри башлады. Тиздән Белорусиядән тагын ун зур автобус кайтырга тиеш. “Без ел азагына кадәр тагын 10 МАЗ автобусы  теркәлеп, кирәкле эшләрне башкарып, маршрутларга җибәреләчәк.  Без пассажир йөртүче шәхси эшмәкәрләр алдына әкренләп маршрутларга зур автобуслар чыгару бурычы куябыз”, - ди шәһәр хакиме.

“МАЗ”ларның беренче партиясе Тынычлык, Сөембикә, Чулман, Мәскәү проспектларында йөри башлады инде. Яңа ел алдыннан аларның саны артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация