Хәер, финанс базарындагы шикле оешмаларны хәзер финанс пирамидасы дип атамыйлар. Халыкка якынрак булу һәм аларда үзләренә карата ышаныч тудыру өчен әлеге оешмалар Россия территориясендә эшли торган намуслы банк яки компания атамаларына охшаш исемнәр сайлый. "РуссИнвестГрупп", "МобайлТрейдГрупп", "Первый Кредитный" кебек оешмалар - әнә шундыйлардан.
Зыянның күләме 1 миллиард сумнан артып китә
- 2014 елда финанс пирамидаларыннан зыян күрүчеләр кинәт артты. Безгә мондый гариза белән мөрәҗәгать итүчеләр саны якынча 5 меңгә җитте. Шуңа күрә әлеге вәзгыятьне 2014 елның иң авыр темаларыннан берсе дисәк тә, ялгыш булмас, - дигән иде Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлыкны тәэмин итү идарәсе җитәкчесе Ринат Акчуринжурналистлар белән очрашуларның берсендә.
Татарстанның Куркынычсызлык Советы китергән мәгълүматларга караганда, узган ел республикада финанс пирамидаларына карата 14 җинаять эше ачылган. Халыкка килгән зыянның күләме 1 миллиард сумнан артып китә. 2014 елда "җимерелгән" финанс пирамидалары арасында «Древ пром», «Центр», «Мобайл трейд», «Кредитный центр», «Перспектива», «Алмида финанс», «Благо», «Платинум», «Интер Инвест», «МаркФинанс Гарант», «Ностальжи трейд», «Бизнес Капитал», «РуссИнвестГрупп», «Ипотека Инвест» кебек оешмалар бар.
- 2014 елда ачылган 4 җинаять эше («Казань Кредит 1», «Социум групп», «Альметьевск Кредит», «Эльдорадо») судка тапшырылды. "Гарант кредит" оешмасы белән бәйле 15 кеше хөкемгә тартылды, «Казань кредит 1» кооперативыннан ике кеше 6 һәм 7 елга ирекләреннән мәхрүм ителде, - дип хәбәр иттеләр Куркынычсызлык советында.
Җаваплылык катгыйланырга мөмкин
Бу эш хәзер дә дәвам итә. Мәсәлән, агымдагы елда Татарстан Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре "РОСТ" финанс пирамидасын юкка чыгару буенча Бөтенроссия операциясе алып барган. Республика эчке эшләр бүлекләренә әлеге оешмадан зарланып мөрәҗәгать итүчеләр саны 1500гә җиткән. 7 кеше җинаять кылуда шикләнелә, аларның 6сы кулга алынган инде.
Шушы көннәрдә Татарстанның Куркынычсызлык Советы каршындагы ведомствоара эшче төркем әлеге темага багышланган махсус утырыш уздырды. Алар биредә финанс пирамидаларына каршы көрәшнең яңа юлларын эзләү, бу өлкәдәге хокук бозуларны булдырмау турында үзара фикер алышты. Нәтиҗәдә, утырышта катнашучылар финанс пирамидаларына охшаш билгеләре булган оешмалар, кулланучылар кооперативлары һәм башка шундый объектларны җаваплылыкка тарту чараларын катгыйландырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Иң мөһиме, уңышка ирешү өчен төрле министрлык һәм идарәчелекләрнең үзара элемтәдә торып эшләве мөһим.
Финанс пирамидаларына каршы ничек көрәшергә?
Билгеле булганча, узган ел азагында Татарстанда финанс пирамидалары бер-бер артлы "җимерелә" башлады. Шулрәвешле, әлеге оешмалар тозагына эләккән, алардан зыян күрүчеләр саны да артты. Нәтиҗәдә, Татарстанның бу өлкәгә җаваплы идарәчелекләре финанс базарындагы әлеге проблеманы юкка чыгару юнәлешендә актив эш башлап җибәрде. Хәер, финанс базарындагы шикле оешмаларны хәзер финанс пирамидасы дип атамыйлар....
Билгеле булганча, узган ел азагында Татарстанда финанс пирамидалары бер-бер артлы "җимерелә" башлады. Шулрәвешле, әлеге оешмалар тозагына эләккән, алардан зыян күрүчеләр саны да артты. Нәтиҗәдә, Татарстанның бу өлкәгә җаваплы идарәчелекләре финанс базарындагы әлеге проблеманы юкка чыгару юнәлешендә актив эш башлап җибәрде.
intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев