Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фәрит Мөхәммәтшин 176 млн сумлык гимназия турында: "Шаккаттыргыч түгел...."

Капиталь ремонттан соң 2 нче гимназия ачылды

Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясе укучыларны капиталь ремонттан соң каршы алды. Тантаналы линейкада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Катыргы-кәгазь комбинаты генераль директоры Андрей Фомичев катнашты.

"Чаллы милли җанлы, белемле, тырыш кешеләре белән дан тоткан шәһәр. Нәкъ менә сезнең шәһәрдә шушындый зур перспективалы гимназия ачылу шаккатыргыч түгел, моның шулай булырга тиешлеге барыбызгада мәгълүм"- диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе масштаблы ремонттан соң мәктәп буенча фотоэкскурсия үткәрде

Җиһазлар, җиһазларны ремонтлау һәм сатып алу өчен республика бюджетыннан 176 млн. сум бүлеп бирелгән.

Интерьер традицион татар орнаменты элементлары белән бердәм стильдә сакланган.

Мәктәптә навигация өч телдә: татар, рус һәм инглиз телләрендә күрсәтелгән.

Беренче катның стенасын Татарстанның күренекле эшлеклеләре портретлары төшерелгән стенд бизи.

Мәктәптә бөтен җиһаз-яңа. Матди-техник базаны яңартуга республика бюджетыннан 38 млн сум бүлеп бирелгән. Һәр кабинет интерактив такта белән җиһазландырылган.

Гимназиядә ике спорт залы бар. Шуларның берсе-гимнастика, икенчесе-көрәшчеләр өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X