Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

И, туган тел, газиз тел!

26 апрель бөек татар шагыйрье Габдулла Тукай туган көн.

Туган тел, дип әйткән чакта

Күз алдына Тукай килә

-Миллилекне саклыйсызмы?

Кемнәр анда бездән көлә?

Шундый уйлар, кисәтүләр

Бар күк аның карашында.

Басып тора халкым, диеп

Ул кыйтгалар арасында.

-Туган телнең язмышына

Кайгырмыйсың ник, татарым?

Милли гамьне,  җаннарыңа

Кабат ничек мин кайтарыйм?

И, туган тел, бәхет теле,

Шатлык, тынычлык теле

Тик туган тел белән генә

Якты татарым көне!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация